Главная » 2011 » Апрель » 10 » Соңгы конкурс-инша: Ризатдинов Булат, Сарман, Татарстан
16:58
Соңгы конкурс-инша: Ризатдинов Булат, Сарман, Татарстан

Язучы да, тарихчы да, коеп куйган шагыйрь дә.  

          Минем Сезне Сарман районының иң танылган кешеләренең берсе – Дамир абый Гарифуллин белән таныштырасым килә.

Миңа ул балалар өчен матур-матур шигырьләр язучы булганы өчен якын.

Әле мин укый-яза белмәгәндә, балалар бакчасына йөргэндә, тәрбияче апалар Дамир абыйның шигырьләрен , бәйрәмнәрдә яттан сойләтәләр иде. Ә хәзер мин икенче сыйныф укучысы, китапханәгә йөрим һәм китаплар укырга яратам. Дамир Гарифуллинның балалар өчен язган " Ишегалды”, "Кикринур”, "Бакак”, "Тылсымлы шакмаклар” исемле шигырь китапларын өйдәге  китапханәдә дә булдырдык. Әлеге китаплардагы шигырьләрне мин кат-кат укыйм, кайберләрен яттан да беләм. Дамир абыйның шигырьләрен укуы рәхәт, алар үзеннән –үзе укыла, кәефне күтәрә.

         Дамир абый үзенең шигырьләрендә өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, аларга ярдәм итәргә, ихтирамлы булырга өйрәтә.

Балалар бакчасында 8 Март  бәйрәмендә  яттан сөйләгән "Әби кулы” исемле шигырен  әле дә онытмадым, Сезгә дә сөйлисем килә.

 Кайчагында әби сөйли:

 -Картайдым шул, улым, ди.

 Сөялләнеп , тамырланып

Тупасланды кулым, ди.

Балны, малны калын итеп

Яга ул ипиемэ.

Җимешләрне мул-мул итеп

Сала минем чэемә.

Минем алга коймакларны

Күп-күп өя әбием.

Йомшак итеп минем баштан

Сыйпап сөя әбием.

Аркамнан да сөеп куя,

Куллары шундый җылы.

Шулай булсын иде әле

Бөтен кешенең кулы.

 

       Укыганда, Дамир абыйның ботен шигырьләренең геройларын яратып өлгерәсең, хәтта ул тискәре герой булса да. "Бетте китте, вассәләм” шигырендә язучы безне ялкау булмаска өнди.

Ни кушсаң да бер төсле

Җавап бирә Гапсәләм.

-Чирлим бит,-ди, -чирлим ди.

Бетте китте, вассәләм.

-Утын алып кер дисәң,

Барып ята Гапсәләм.

-Чирлим бит, ди, -чирлим ди.

Бетте китте, вассәләм.

Без кинога җыенгач ,

Сикереп торды Гапсәләм.

-Сез баргач, -ди-мин барам,

Бетте китте, вәссәләм!

Ияртмәдек , "чирлене”

Елап калды Гапсәләм.

-Дару эч тә, өйдә ят

Бетте китте, вәссәләм!

        "Бакакак” әкиятендә суның сафлыгы, табигатьнең чисталыгы сүрәтләнә. Аның шигырьләрен укыгач, шул суга кереп, йөзәсе килеп китә. Дамир абыйның кондызлары җилкәнле кораб кора, бакасы курадан курай ясый, керпеләре, ташбакалары, төлкеләре бии, бакалары чәчәк җыя, самовар куя, чыпчыклары ары-бире чаба, аю елый.

       "Тылсымлы шакмаклар” китабы белән Дамир Гарифуллин хезмәт яратырга, ялкау, шапшак булмаска өнди.

"Ишегалды” китабында җәнлекләр Сабантуй ясый. Көчекләр көрәшә; кәҗә бәтиләре сикерәләр, ә бүләккә аларга кәбестә китерәләр; кырмыскалар чиратлап гер күтәрә; чүлмәктәге катыктан үрдәклэр әйбер эзли, ни табарлар икән дип, аларны казлар күзли. Дамир абыйның күп кенә шигырьләрен районыбызның үзешчән композиторлары көйгә салган.

       Дамир Гарифуллин шәҗәрәләр төзү белән дә шогыльләнә. Мәсәлән, Минтимер Шәрипович Шәймиевка да шәҗәрә төзегән ул. Шәҗәрә ул-укучыларга үз милләтен , туган туфрагын , нигезен, әти-әнисен, әби-бабаларын, нәселен белергә ярдәм итә. Шәҗәрә ул- нәсел агачы.

            Ул-Сарман тарихын язучы-өйрәнүче галим дә. "Сарман районы энциклопедиясе”н язучы да Дамир абый.

Дамир абый тарихчы буларак да танылган язучы. Ил буенча йөреп җыйган кыйммәтле табышларын ул республика музеена буләк иткән.

Бүгенге көндә Дамир абый Гарифуллин Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы исемен йөртә.

Мин үземнем шундый зур, талантлы кеше белэн бер авылда яшәвем белән горурланам.

Просмотров: 905 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...