Главная » 2011 » Февраль » 21 » Шымыршы районы Байтирәк авыл мәктәбе укучыларының язмалары
21:07
Шымыршы районы Байтирәк авыл мәктәбе укучыларының язмалары

                                                              Апуш Кырлайда. 

            Укытучы апа безгә

            Тукай турында сөйләде.

            Без укыдык әкиятләрен,

            Шигырьләрен өйрәндек.

            Тукайның кыска гомере

            Бигрәк тә авыр булган.

            Дөньяга бөек шагыйребез

            Бик азга килгән булган.

            Укытучы сөйләгәндә

            Тыңладык тынга калып.

            Шул газапларга ничек түзгән?

            Бу гыйбрәткә таң калдык.

            Менә Тукай Кырлайда

            Яши Сәгъди йортында.

            Салам кертә, морҗа ача,

            Бәрәңге чүпли ындырда.

            Саҗидә казый бәрәңгене

            Тимер көрәкләр белән.

            Апуш аягы бик өшегәнгә

            Туфракка аларны күмгән.

            Нәни Апуш  шул көенчә

            Байтак вакыт эшләгән.

            Саҗидә апасы якынлашканын

            Бөтенләй ул күрмәгән.

            Менә Саҗидә, ялгышып,

            Суккан көрәге белән.

            Апуш егылган җиргә

            Җан өзгеч тавыш белән.

            Йөгереп килгән Сәгъди абзый,

            Зөһрә апа да чапкан.

            Саҗидә апасы куркуыннан

            Киндер кебек ак булган.

            Апушны күтәреп кергәннәр,

            Каны шыбырдап аккан.

            Зур ярага пәрәвез куеп,

            Әтисе канны туктаткан.

            Ятим бала төне буе,

            Әрнеп, тын гына елаган.

            Таң атуга, аксый-аксый,

            Тагын ындырга чыккан.

            Үз әнисе исән булса

            Юаткан булыр иде.

            Юк, Апушка ана назын

            Тоярга язмаган шул!

            Кулдан- кулга йөрегән ул,

            Бәхет читтән узган шул.

            Тукай турында уйласам,

            Әрни минем йөрәгем.

            Ачы язмышы нәни Апушның

           Өзә минем үзәгем!

           Җиргә килгән барча бала

           Ана назында үссен!

           Һәр бала тигез гайләдә

           Бәхет эчендә үссен!!!!!!!!!!

                                                   Шакурова Раиле 9 нчы класс

Кырлай.

Җил тегермәнле Кырлайда

Габдулла өч ел торган.

Аның Кырлайдагы гомере

Иң матур вакыт булган!

 

Монда туйганчы ашаган,

Урман-кырларда йөргән!

Бәхетле гомер еллары

Шушы авылда үткән.

 

Монда китаплар укыган,

Аң-зиһенен үстергән.

Кырлай авылында гына 

Матур гомер кичергән.

 

                            Хамдеев Марсель

                           7 нче класс укучысы

 

            Тукайга

Балачагым үтә минем

Тукай шигырьләрендә.

Ни генә күрмәгән ул

Кыска гомерләрендә!

 

Ятим үскән баланы

Бәхете читләп үткән.

Мәсхәрәүләр,мыскыллаулар

Аша ул күпләп үткән.

 

Үзенең әти-әнисе

Аның бик яшьли үлгән.

Тукай үз гомерендә

Күп ата-ана күргән.

 

Тукайның язмышлары

Беркемгә дә язмасын!

Бәхеттә үссен һәр бала,

Андый көнгә калмасын!

 

                        Несибуллова Ралина

                        7 нче класс укучысы

 

        Тукайның Шүрәлесе.

 

Өнемдә түгел,төшемдә күрдем

Тукайның ямьсез Шүрәлесен.

Эй,курыктым шул төшемнән,

Башка Шүрәле төшкә кермәсен!

 

Кот очарлык ямьсез нәрсә,

Ай,ямьсез лә аның тавышы.

Үзе ялангач,кәкре борынлы,

Зур кибән кадәр Шүрәле башы .

 

Мин карыйм аңа,качып аланга,

Ут кебек яна  төссез күзләре.

Төк арасыннан ай яктысында

Күренә маңгаендагы мөгезләре.

 

Тукай Шүрәлесе бер мөгезле бит,

Нигә моның күп мөгезләре?

Кәкре аяклы,бигрәк килешсез,

Калтырый аның ямьсез тезләре.

 

Әни уяткач,әле озак яттым,

Исемә байтак килә алмыйча.

Аңлыйм төш кенә,ә Шүрәлесе

Нәкъ Тукай язган әкияттәгечә

 

                          Кафизов Раиль

                          9 нче класс укучысы

 

                Пар ат

Килгән Җаектан Тукай

Пар атларга утырып.

Озак булмаган Казанда,

Караган күзен  тутырып.

 

Җаекта Габдулла

Нәкъ 12 ел торган.

Шуңа да бит Казанга

Бик тә сагынган булган.

 

Килеп кергән Казанга,

Урамнарны шаулатып.

Пар атны бөтен көчкә

Кучерыннан каулатып!

 

                         Шарипов Ильшат

                         5 нче класс укучысы

 

 

    Татарның горурлыгы!

 

Тукай туган Кушлавычта

Яшь мулла гайләсендә.

Гайләгә зур шатлык килгән,

Шатланган бөтенесе дә!

 

Яңа туган сабыйга

Матур исем биргәннәр.

Ир бала дөньяга килгәнгә

Барчасы сөенгәннәр.

 

 

Әтисе кечкенә улын

Бигрәк каты яраткан!

Сөекле сабыена карап

Матур уйларга баткан!

 

Тик сабыйны үстерергә

Әтисенә язмаган.

Габдуллага 6 ай булганда

Әтисе вафат булган

 

Әнисе дә вафат булган,

Сабыйны ятим калдырган.

Шул мизгелдән Габдулланың

Авыр тормышы башланган.

 

Ләкин Тукай бирешмәгән,

Давылга каршы барган.

Барча татар халкының  ул

Горурлыгы булып калган!

 

                       Гараева Сирине

                       5 нче класс укучысы

 

 

Просмотров: 748 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...