16:17 "Шәкертләр ашы" Урмайның үзәк мәчетендә | |
Бәйрәмгә Урмай мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Комсомол районы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Үзәк мәчетнең имамы хаҗи Хамидулла хәзрәт Минаҗетдинов, авылның аксакаллары Харис абзый Гыйбатдинов, Тимерҗан абзый Иштяков, ветеран укытусы Равил абый Айзатов, хаҗи Тәлгат Хайртдинов, кызлар мөгаллимәсе Әлмирә Рәхимҗанова, әти-әниләр, укучы кызлар, шәкертләр катнаштылар. Аш алдыннан килгән олы кунаклар белән балалар да Коръәннән аятъләр укып күрсәттеләр. Урта мәхаллә картлары, кыш бабай сыман, шәкерт - балаларга күчтәнәчләр әзерләгәннәр. Әлеге шәкертләр уздырган чарадан барысыда бик канәгәтъ булып, киләчәк мәүлит бәйрәменә әзерләнәбез дип таралыштылар. Мәүлит бәйрәме февральнең 3 дә, авылдагы өч мәчет катнашында, җомгадан соң "Кара пулат" мәчетендә үтәчәк. 25 нче январьдә, мәүлит ае керү белән, Урмай мәгълүмәт- мәдәни үзәгендә зур тамаша Мәүлит бәйрәме булып үтәчәк. Әлеге чараны мәчеттәге шәкертләрдән тыш, Урмай авылы сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында үтәчәк. Рәхим итегез! Булган теләкләрегезне безгә җиткезегез. Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 · Картинка 3 · Картинка 4 · Картинка 5 · Картинка 6 · Картинка 7 · Картинка 8 · Картинка 9 | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||