Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин
түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң
гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.
Шушы көннәрдә
Гыймади улы Гарәфәтдин бабай Мингалиев 84
яшен тутыра. Тормыш иптәше Наҗия әби белән гаилә корып яшәүләренә 60 ел. Бүгенге
көндә икесенә 6 ир бала, 3 кыз бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 киленнәре, 3
кияүләре, 21 оныклары һәм 12 оныкчыклары.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын
елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә
керә. Сез, илегезгә, бер-берегезгә яшәеш чыганагы булып, балаларыгызга җан өргәнсез, ана сөте белән аларга Иман биргәнсез. «Балаларым», — дип күпме көннәр,
күпме төннәр хафаланып йөргәнсез.
Сезгә
саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен,
гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!
Дөньяның саф һавасын
сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерүегез сезгә ифрат зур бәхетле итә. Гарәфетдин бабай 84 ел эчендә, Наҗия әби белән 60 ел гаилә булып яшәгәндә Ходай биргән гомерегездә күпме авырлыклар күтәреп узгансыз, газаплар кичергәнсез, сынмагансыз, сыгылмагансыз, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй
балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасыз, Урмай авылы халкының ихтирамын алгансыз.
Ходай тәгалә сезнең шул бәхетләрегезгә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларыгыз
кабул ителеп, гомер дәфтәрегез
буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
Туганнарыгыз, дус-ишләрегез, күршеләрегез,
балаларыгыз, килен-кияүләрегез, онык-оныкчыкларыгыз исеменнән уртанчы киявегез Фәрит
Гыйбатдинов.
|