Главная » 2011 » Январь » 6 » Сөләйманов ваһһабчылардан "арына" алмый
11:38
Сөләйманов ваһһабчылардан "арына" алмый
ландыш харрасова
Казанда Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһлы гамәл булуы турында игъланнар эленгән. Кайбер белгечләр аны ваһһабилар эше дип саный.
Казанда ваһһабчылык темасын күпертүчеләр Яңа ел бәйрәменә каршы игъланнарны да әлеге төркем мөселманнары элгән дип саный.

Яңа ел бәйрәмен үткәрүнең гөнаһлыгы турында белдерүләр Казандагы баганалар һәм йорт диварларына эленгән. Анда "Яңа ел уздыру ул – ширек! Үзегезне саклагыз!” дигән язулар урын алган.

Гәрчә һәр шәригатьчә яшәгән мөселманның Яңа елны бәйрәмгә санамавы билгеле булса да, Казан дәүләт университетының Евразия тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рәис Сөләйманов фикеренчә, бу игъланнарның авторлары булып нәкъ ваһһабчылар тора.

Сөләйманов һәм журналист Яна Амелинаның ваһһабчылар белән "авыз чайкавы” инде гадәткә әйләнеп килә кебек. Әле күптән түгел генә алар Татарстандагы сәләфилек турында семинар оештырып шактый шаккаттыргыч фикерләр әйтте. Мисал өчен Амелина ваһһабчылыкка альтернатива булып православ динен күрә икән. Димәк, чукынып кына әлеге проблемадан чыгарга мөмкин булып чыга.

Ул чакта сәясәт белгече Илшат Сәетов бу семинарны оештыручыларның дини белеме юклыгын әйткән иде инде. Һәм бу чараны да кемдер финанслаган өчен генә үткәрелгән булырга мөмкинлеген ассызыклады.

Ваһһабчыларга сылтау, күрәсең, файдалы

Шулай ук Норлаттагы бәрелешләр вакытында үтерелгән өч кешене дә Сөләйманов ваһһабчылар белән бәйләргә тырышты. Һәм менә хәзер инде Яңа ел бәйрәменә каршы игъланнар элүне дә аларга сылтады.

Аның әйтүенчә, мондый язулар интернеттагы ваһһабчы форумнары һәм сәхифәләрендә, аеруча да "Вконтакте” челтәрендә Яңа ел гына түгел, ә ватанны саклаучылар көне, халыкара хатын-кызлар көне, беренче һәм тугызынчы май бәйрәмнәрен уздыруны тыю турындагы сөйләшүләрдән соң барлыкка килгән.

"Ваһһабчылар сүзләренчә, дөньяви бәйрәмнәр "чиста ислам”га каршы килә һәм аларны билгеләп үтүчеләргә Аллаһ каргышы төшәчәк. Кыш бабай һәм кар кызын алар шайтанга тиңләгән, ә хак мөселманнарны чыршы бизәмәскә, балаларга бүләк алмаска һәм беренче гыйнварга каршы төндә ятып йокларга чакырган”, ди Сөләйманов "Интерфакс”ка.
Шунда ук ул ваһһабчыларның интернеттагы сөйләшүләр белән генә чикләнмичә, халык күзенә күбрәк чалына торган белдерүләр элүгә керешкәнен дә әйтә.

Хәзрәт бу язуларга каршы

Казандагы "Дин Ислам” мәчете имамы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин әлеге белдерүләрне үзе күрмәгән, әмма моны элүчеләр белән килешмәвен әйтә.

"Шулай кычкырып йөрергә ислам урам дине түгел бит. Алар үзләренә кирәк булганга диннән тауар ясыйлар. Әлбәттә, Яңа ел безнең дин белән бәйле булган бәйрәм түгел. Шуңа без аңа зур әһәмият бирмибез. Ләкин кешеләрне сүгү ул безнең эшкә керми. Андый сүгүчеләр миңа килеп тә: "хәзрәт син шулай әйтмисең, тегеләй әйтмисең” дип шелтә белдерәләр. Әгәр Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин китапларын ачып карасак, аларның да бу бәйрәмгә карашы шулай булган. Ягъни алар бу мөселман бәйрәме түгел, шуңа без аны башкалар кебек бәйрәм итмибез дигәннәр”, ди ул.

Ибәтуллин сүзләренчә, мөселманнар беренче чиратта шушы елда кылган гөнаһлары өчен ярлыкау сорый

Элегрәк Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз 31 декабрь көнне ясаган белдерүендә: "беркем дә чыршы бизәргә һәм аның тирәсендә биергә мәҗбүр итми, әмма бер ел бетеп икенчесенең башлануы бу хак әйбер” дигән иде.

Аның фикеренчә, бу зур вакыйга, чөнки кешеләр Аллаһы белән күрешү өчен тагын бер адым алга атлый.

Просмотров: 867 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 8
8 7гэ  
0
Мин анда эшлэмим,мин дэ буйсынып эшим,мин сина куршедэ бичарада тигел, кая елэкэнемне алла белэ, син рэтле кеше тигел инде 100.исеменне яз керешеп сулэшербез.узенне бел син мында сулисен алай былай диеп, алла каршында булыр хэр кеше и каждый кеше эйтер узе эчен,Син кем?минем эчен кайгырасынмы?Просто узенне бел и все .синен кебек кешене бер кайчан да тыннамыйм кешене кирэкми принуждать.

7 Мөселман-татар  
0
Күрше, син дәүләт бәйрәме белән күршеләр бәйрәмен бутама. Бәйрәм белән бәйрәмнең аермасы бар. Дәүләт структурасы синнән, миннән сорап эшләми, теләсәң, теләмәсәңдә. Син күрәм дәүләт структурасында эшлисең, эшлә, но белдексезлегең аркасында юк бар сүзләр язма. Син башта харам белән хәләлне аер. Заманында, синең кебек куштаннар, дәүләткә ярыйм дием, үз авылларында мәчет манараларын кистергәннәр, мулла-мәзиннәрне сергенгә озаттырганнар, .... Син элекке совет пропаганда машинасы кебек халыкны паранжа белән куркытмакчы буласың. Ул наданлыгыңы күрсәтеп тора инде. Ә җәннәткә эләгергә телисез диюең, башка сыймый. Син теләмисеңме? Бичара, синеңчә, мөселманнар син әйткән илләрдә генә яши алалар. Синең бер авылдашыңда ислам канунына буйсынып яшәмиме. 4 хатын белән яшәмичә булмыймы? Ий, Раббым! Бу адашкан, саташкан милләттәшеме күндер хак юлга, насыйп ит безгә мөселман булып яшәргә!

6 5гэ  
0
без димэ эле,укыган синен кебек кешелэр белэн сулэшкэнем бар,сезне тыннасан без бер нинди государственный структурада эшлэргэ тиеш тигел,хатыннар паранжа киеп жерергэ тиеш зато синен 4 хатын булырга булдыра да ?!сез тиге дыняда райга элэкмэгенэ келисез и все. синен буенча ничек яшэргэ сон яна елны да каршы алмагач?сина алай булса Пакистанга или Иранга тырырга барырга.дикар кебек яшэтер идегез эшлэтеп кенэ халыкны!

5 Мөселман-татар  
0
Күрше, синеңчә фикер йөретсәң, әгәр әти-әниең намаз укымаса, аракы эчсә, зина кылса, сиңа да ул харам эшләрне кабатларга кирәк булып чыга. Сиңа кафер диюче булмады, ә без адашкан, дөрес юлдан бармыйбыз, гөнаһтан саканыйк диюебез. Син надан булып акыл сатып утырма, белмәсәң бераз китап укы, я хәзрәтләрдән сора. Бүген күршеләрнең бәйрәме, аны да бәйрәм ит, бәйрәм яраткач.

4 1белэн2гэ  
0
синен этэндэ энэндэ туганнарын да яна ел каршылаганнар дыр бит инде?алар кафер а син бер узен генэ мэсэлман мы?сезнен баш китэ башлаган дыр инде?

3 Минзает  
0
Зачем тогда Альберт муфтий поздравляет мусульман каферлер бейреме белен?

2 Мөселман-татар  
0
Күрше белән килешәм. Яңа ел безнең бәйрәм түгел, ул яңылыш юл. Безгә совет заманында таккан бәйрәм. Без мөселманнарның ике бәйрәмебез бар: Ураза, Корбан!

1 Урмайлар  
0
Рассуждай, не рассуждай, Яна ел ул каферлер бэйреме инде.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...