Главная » 2011 » Май » 9 » Минсәфидә Гыйбатдинова "Истә,һаман да истә..."
07:43
Минсәфидә Гыйбатдинова "Истә,һаман да истә..."
Сугыш "исен" тоя әле халкым,
Бик күп еллар инде үтсә дә...
Үзәк өзгеч хисләр өр-яңалар,
Кайтмас җиргә алар китсә дә...

Аз калдылар безнең ветераннар.
Канлы мәхшәрләрне күргәннәр.
Ул вакытта чибәр,яшь егетләр.
Бүген инде ярдәм көткәннәр.

Утта эремәс кебек баһадирлар
Яу кырында "янып" калдылар.
Искә алыйк барысын-барысын бергә,
Буыны белән алар батырлар.

Шәл бөркәнгән изге "ак әбиләр"
Толлар хәсрәтендә кайнаган.
Сөйгәннәре кире кайтмаганга
Сагышлары гына "назлаган".

Күрче әнә:яшь коела күздән,
Яңартадыр "бабай" күңелендә
Бөгәрләнгән еллар тарафыннан
Күргәннәрен "теге" гомерендә.

Юк,елама,һәр тамчысы бәя.
Куан,шатлан,бирдең өлешең.
Зур Җиңүгә көчең куйдың,Солдат,
Бәхет күрсен өчен җимешең,
Рәхмәт Сиңа,яшә йөз яшең!

Просмотров: 726 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Admin  
0
Раиса Лебедева С днем Победы поздравляем,
В мире вам прожить желаем,
Любви, добра, благополучья,
С каждым днем чтоб жили лучше!
Пусть вам майская погода
Бодрость дарит год от года,
А салют победных дней
Пусть нас сделает родней!
Автор: Виктория Цуканова

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...