Главная » 2011 » Июль » 18 » Русиядә 1992 елдан халык саны 13 миллионга кимегән
08:44
Русиядә 1992 елдан халык саны 13 миллионга кимегән
Ерак Көнчыгыш федераль университеты төзелешенә килгән филлипин эшчеләре.
наил алан 
Демографик тикшеренүләр институты мөдире Игорь Белобородов: "Халык кимү дәвам итсә, 2030 елга ук Русия үз җирләрен хәзерге чикләрдә тотып тора алмаска да мөмкин", ди.
Русия 1992 елдан башлап 13 миллион кешесен югалткан. Бу гади генә әйткәндә, унлап Казан хәтле шәһәр юкка чыккан дигән сүз. Соңгы вакытта ил түрәләренең еш кабатлый торган сүзләре - "үлүчеләр саны кими, туучылар арта", дип белдерүләре дә шик тудыра.

2050 елда Русиядә яшәүчеләрнең 40%-ы читтән килгәннәр булырга мөмкин
Татарстанда булган соңгы тетрәндергеч хәл дә, "Булгария” көймәсендә берьюлы 140-ка якын кешенең үлеме, ил халкы кимүнең бер мисалы булып тора. "Булгария” һәлакәте - ришвәткә каршы кануннарның эшләмәве, юридик системаның бик зәгыйфьлеге, алдап акчаны кесәгә салу өчен төрле дәрәҗәдәгеләрнең гади халык гомерен чебенгә дә санамавына дәлил.

Русиядә юл казасында елына 26 мең ярымнан артык кеше һәлак була. Ярты миллионлап кеше хәмерне күп кулланганга үлә дип белдерелә. Һәм тагын башка сәбәпләр аркасында Русия халкы күпләп кимүен дәвам итә. 2010 елда Русия халкы 240 меңгә кимегән.

Җирле булмаган халык 7%-тан артса, сугышлар башлана
Русиянең демографик тикшеренүләр институты мөдире Игорь Белобородов сүзләренчә, үлүчеләрнең ярты миллионлабы хезмәт яшендәгеләр. Шуңа күрә ул, "әгәр хәлләр бүгенгечә дәвам итсә, 2050 елга Русиядә яшәүчеләрнең 40%-ы читтән килеп эшләүчеләр булырга мөмкин", ди. Инде бүген үк мигрантларның саны артканнан-арта бара.

"Рәсми статистика 1992 елдан бирле Русиягә 6,5 миллион мигрант килгән дип белдерә. Берьяктан караганда, бу алай ук күп түгел, ил халкының 4%-на якын. Әгәр дә чынбарлыкка якын булган саннарга күз салсак, рәсми булмаган миграцияне исәпкә алсак, алар 15 миллионнан 18 миллионга кадәр тәшкил итә. Әгәр без бу саннарны кушсак, илдәге халыкның 15%, хәтта 20%-ын читтән килүчеләр тәшкил итә.

Казан Нью-Йорк, Мәскәү, Петербур кебек гап-гади мегаполис булып калачак
"Мин үземнән тагын шуынсын да өсти алам: әгәр дә җирле булмаган халык 7%-тан артса, сугышлар башлана. Бүген Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе башка мәдәнияттәгеләрнең миграциясе белән бәйләнгән”, ди Белобородов.

Белобородов фикеренчә, читтән килүчеләр үз гадәтләрен һәрвакыт ил кануннарыннан өстен куя. Алар телне начар белә, гадәттә махсус белемнәре булмый.

Русиягә эшкә килүчеләрне сөрелмәгән җирләр, кайдадыр бик үк билгеле булмаган шәһәрдә төзелә башлаган ниндидер ширкәт бөтенләй кызыксындырмый. Алар Мәскәү, Петербур, Казан шикелле тормыш гөрләп торган, акча кайнаган урыннарга омтыла. Мәскәүдә инде хәзер мигрантларның язылмаган кануннары, үз гореф-гадәтләре белән яши торган бистәләре дә бар. Гольяново, Бескудниково, Востряково, элеккеге Черкиз базары тирәсендә үзләре бер мәхәллә сыман көн итәләр.

Казанның этник үзгәлеге сакланырмы?
Казанда да мигрантларның артуы күзәтелә. Колхоз базары тирәсендә яшәүче җирле халык соңгы вакытта Урта Азиядән килеп торучыларның яшәү ысулына, ул тирәдәге шапшаклыкка ризасызлык та белдерә башлады. Мәскәү базары тирәсендә дә читтән килүчеләрнең күпләп яшәве күзгә ташлана.

Русиядә 2 миллион бала ана карынында ук юк ителә
Соңгы вакытта Универсиада уңаеннан Казанның таныла башлавы, Урта Азия илләреннән эшсезләрнең Татарстанны мөселман республикасы булырак үз итүе алга таба мигрантларның күпләп арта баруына гына китерергә мөмкин.

Кушма Штатларда яшәүче күренекле композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова да Казанның киләчәгенә зур борчылу белдерә.

"Универсиада да, узышларда баерга хыялланабыз. Ә аннан соң нәрсә? Татарстанның уникаль этник генофондын саклау турында кем дә булса уйлыймы? Бездә бит марилар яши, бик борынгы халык чуашлар яши, бездәге руслар бик тә үзенчәлекле: XVI гасырда ук бирегә сөргенгә сөрелгән. Безнең төп байлыгыбыз – мираж кебек үтә нәфис этник катлау. Ничек тә шуны 50-шәр мең кешелек стадионнар астында калдырмаска иде. Югыйсә, Казан Нью-Йорк, Мәскәү, Петербур кебек гап-гади мегаполис булып калачак”, дип әйткән иде Шәмсетдинова Казанга кайтканда бер матбугат чарасына.

Ватандашларны читтән кайтаруга игътибар юк
Игорь Белобородов фикеренчә дә, Русиянең миграция сәясәте дөрес алып барылмый. Русия башка илләрдән, күпчелеге элекке Советлар Берлегенә кергән республикаларда яшәгән ватандашларын кайтаруга җитди адым ясамый.

"Миндә: "Нигә чит культуралы мигрантларга – Урта Азиядә һәм Кавказда яшәүчеләргә басым ясала соң?" дигән сорау да туа. Шул ук вакытта читтә 25 миллионнан артык русияле яши. Алар бит Русиянең җирле халыкларының вәкилләре – руслар, татарлар, башкортлар һәм күпләгән башкалар. Алар безнең җәмгыятькә җиңелрәк җайлаша, шулай ук халык саны кимүне туктатуга да, социаль тотрыклылык тудыруга да уңай йогынты ясый алыр иде”, ди Белобородов.

Инеш ярлары томанлы
Татарстанга соңгы бер-ике дистә ел эчендә 200 меңләп татарның күчеп кайтуы турында сүзләр булган иде. Аларның бер төркеме Биектау районында Инеш исемле аерым бер яңа авыл булып көн күрә. Яшел Үзән, Алабуга һәм башка районнарда да качаклар һәм күчеп кайтучылар яши. Әмма аларның яшәешен, көн-күрешен җайга салу уңай гына бармады. Мисал өчен, Инеш авылындагы җирләрнең котдежлар төзү өчен сатылуы,монда кайтып тормыш итә башлаганнарның теркәлә алмыйча иза чигүе билгеле булды. Русиянең үз ватандашларын читтән кайтару програмы да уңай нәтиҗә бирмәде.

Германия, Япония һәм Франция кебек алга киткән илләр мондый програмны бик уңышлы тормышка ашырган иде. Белобородов сүзләренчә, Германиянең үз вакытында ярым җимерек илгә 10 миллион алманны кайтаруы торгызуга гына түгел, ә илнең алга үсеше өчен – иң цивил җиңүе булды.

Бүгенге Русия түрәләрен һәм төрле зур ширкәт башлыкларын артык белеме бумаган, зур таләпләр куймаган кешеләрнең төрле республикалардан эшкә килүе канәгатьләндерә. Кануни булмаган юл белән акча түләргә дә, яисә бөтенләй түләмәү дә алар өчен җайлы. Теркәлү канунын бозу белән генә куркыталар. Чынлап торып илнең демографик хәлен яхшырту турында җитди програм юк. Белобородов та моны шулай дип әйтә.

Русияле карында ук юк ителә
"Иң аянычлысы - һәр ел саен Русиядә 2 миллион бала ана карынында ук юк ителә. Бу хурлыклы күрсәткеч тә Русиянең дөньяда лидер икәнен дә әйтә", ди Белобородов.

Игорь Белобородов

"Моның өчен акча да тотарга кирәкми. Ә сәяси ихтыяр гына кирәк. Ул ихтыяр – канлы Совет режимыннан аерылу. Аны 1993 елда ук Польша эшләде. Үзенең конституциясенә кеше тормышы ана карынында яралганда ук башлана һәм дәүләт тарафыннан саклана дип язып куйды. Маҗарстан аны 2010 елда эшләде. Европа Берлегендә бүгенге көндә рәислек итүе белән ул билгеле бер тон да биреп тора. Әлеге ике ил дә тоталитар режим мирасыннан котыла алды.

Ә нигә Русиягә дә шуны ук эшләмәскә? Социологик тикшеренүләргә карасаң, илдә яшәүчеләрнең 89%-ы бала төшерүгә каршы, алар кануннарны катылатуны хуплый. Әгәр без дөньяга күз салсак, 220 илдән бары тик 55-ендә генә бала төшерү рөхсәт ителә”, ди Белобородов.

Хәлләр болай барган очракта, Белобородов сүзләренчә, 2050 елда Русиядә яшәүчеләрнең 40%-ы читтән килгәннәр булырга мөмкин, хәтта 2030 елга ук Русия үз җирләрен хәзерге чикләрдә тотып тора алмаска да мөмкин.
Просмотров: 591 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...