Главная » 2012 » Апрель » 5 » Равил Фәйзуллин - Туган тел турында бер шигырь
06:27
Равил Фәйзуллин - Туган тел турында бер шигырь
И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак 

телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

 рухын рәнҗетәмен димисең!


Мескенләнмә, бакый гомер килгән

тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге —

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!


Һич мәртәбә түгел туган телдә

җиң очына карап сөйләшү.

Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән

хаким телләр торсын көнләшеп!


Иренмә син, туган, туган телнең

асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

хәзинәңне әзер басарга!



Ана телен ватып-бозып сөйләп,

кешелегең генә төшә бит!

Корама тел, яман чир булып,

яңа буыннарга күчә бит!



Күп телләрне белү — яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

синең аша балаң аңласа.


Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

файдалырак телләр бары да...

Тик шунсы хак: фәкать туган телдә

 иман иңә кеше җанына!


Киләчәкнең башы — бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә —

оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

матур итеп туган телеңдә!
Просмотров: 3826 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 2
2 Admin  
0
Игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт

1 Гүзәл  
0
Һич мәртәбә түгел

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Мини-чат
...
...
...