Главная » 2010 » Октябрь » 31 » РАДИК АБЫЙ МУЛЛИН ЯКТЫ ДӨНЬЯДАН КИТТЕ МӘҢГЕГӘ, УРЫНЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН!
14:18
РАДИК АБЫЙ МУЛЛИН ЯКТЫ ДӨНЬЯДАН КИТТЕ МӘҢГЕГӘ, УРЫНЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН!

Тормыш – диңгез кичү генә түгел,

    Михнәтләре аның җитәрлек;

    Фани дөнья барыбер гүзәл бит ул,

    Карап туймый зиһенең китәрлек.

    Яшик әле газиз гәүдәбезне

    Авыр туфрак белән басканчы.

    Әлегә безнең нурлы кояшыбыз

    Мәңгелеккә сүнеп батканчы.

    Яшик әле, кардәшләрем, яшик!

    Мин барыгызны да яратам.

(Радик Муллин)

                Буген Чувашия Республикасы татарлары арасыннан җәмгыятькә талантлы укытучы, шигырь һәм юмор остасы буларак танылган Радик абый  фани дэньядан китеп барды.  Комсомол районы Чичкан авылында гомерен укытучы булып кичергән Радик абый Муллин авылдашлары белән хушлашып мәң    гелек йортка китеп барды.

               Радик абый минем истә гөл якты йөзле, киң күңелле, шул вакытта мәгънәле карашлы, интеллегентлы абый булып истә калды. Соңгы вакытта Комсомол район үзәгендә булган саен сәнгать мәктәбенә кереп чыга иде. Безнең әшләгән эшләр белән бик хәбәрдәр булып, уңай яки тискәре фикерләрен әйтә торган иде. Радик абый  гомере буе татар матбугаты белән дус булды, аның мәкаләләре, шигырьләре, юморескалары  "Татарстан яшьләре” , "Вакыт” , Касалъ ен”(Октябрь ялаве) газеталарында, "Чаян”, "Капкан”, "Ялкын” журналларында чыгып килде. Аның язган иҗаты бер китапка җитәрлек булып җиткән иде инде. Бар теләге шул әсәрләрен китап итеп күрәсе килде. Кызганычка каршы без аны үзе исән чакта эшли  чыгара алмадык, соң булса да уң булсын, кыска вакытта без аны Чабаксар шәһәре типографиясендә бастырып чыгарырбыз Алла боерса!.

Радик абыйның урыны оҗмахта булсын!

Фәрит Гыйбатдинов

Чувашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Үзем турында үзем

 

    Мин авылда туганмын. Аның исеме, нигәдер, өч төрле. Чал дулкыннары ярларына бәрелеп чайкалмаса да русчасы Долгий остров, татарчасы – Озын куак, (куак тәбәнәк, агач кына озын була), чувашчасы, мал-туар таптап йөргән елга буенда берничә бөртек сарымсак үскәнгәме, Ыхра шырми ягъни Сарымсак елгасы. Хәер, туган җирне, ата-анасы (алар укытучы булган) бала үзе сайлап ала алмый.

    Мине башына калпак, өстенә халат кигән врач-генеколог түгел, ак яулыклы, йомшак куллы бәби әбисе бу якты дөньяга каршы алган. Ул көндегемне тегәр җеп белән ныгытып бәйләгәч, җылы су салынган ләгәндә юындырып мине әниемә тапшырган. Бу хакта метеркәмә 1936 елның 3 феврале Чувашстан Батыр районы Озын куак авылы дип теркәп куйганнар.

    Өч елдан соң безнең гаиләбез әти авылына (Чичкан Комсомол районы) кайткан. Әмма мин атам белән күрешә алмадым. Бабамны (ул 34 ел мулла хезмәтен үтәгән, өч улы сугышта һәлак булган), әтиемне (аңа 35 тә тулмаган) явыз, вампир Джугашвили (Сталин) әмере белән ерак алып киткәннәр, каберләре дә билгеле түгел хәтта.

    Әтием ачлык елны 54 баланы Украинага алып барып, үлемнән коткарган, алдынгы, белемле укытучы булган. Әткәйнең:

    Кояш чыга әйләнеп,

    Алмагачка бәйләнеп;

    Кайтырмын дип әйткән идем,

    Кайта алмадым әйләнеп, - дигән моңлы җыры күңелдә уелып калган.

    Минем дә:

    Ак самовар борыннары,

    Күңелле борулары,

    Әтикәем синнән башка

    Кыен ла торулары, - дип үксегән чакларым аз булмады.

    Әни, апа, абыем - замана коллары иде. Көнен-төнен эшлиләр, ашарга-эчәргә юк, бер тиен акча да бирмиләр, ә 14 төрле налог түләтәләр.

    Абыемны ундүрт яшь тулгач ук (яшен зураетып) заводка снаряд гилзеләре ясарга җибәрделәр.

    Җиде тулыр-тулмас ук укырга кердем. Безне "Тәрбит университетын” тәмамлаган апа-абыйлар укырга, язарга, санарга өйрәтте.

    Аннан соң Чурачык урта мәктәбендә укырга туры килде. Барлык фәннәр русча, ә без аны "кая барасың?” дигәнне беләбез, ә "кая бардың?”ны юк... "1”, "2”гә әй атландыралар иде дә соң!

    Тырыштык, тырмаштык. Бөгелмә укытучылары институтын (рус теле бүлеге, аны "4”кә "5” тәмамладым), аннан Казан педагогия институтында укыдым. Шул ук вакытта университетның журналистика факультетын да "кимердем”.

    43 ел балаларны рус теленнән укыттым, журналист булып та эшләп карадым.

    Шигырь, хикәяләр язып та маташтым. Аларны басмыйлар иде.

    Шигырь яздым – шагыйрь

    Хикәяләр яздым – язучы.

    Ник булмадым икән ал яулыклы,

    Тәмле телле карчык – яуычы!?.

    Димләр идем кызның асылларын

    Егетләрнең асылларына... – дип уфтанган чакларым аз булмады.

    Юмористик хикәяләр яза башладым, алар өч телдә төрле журнал, газета, җыентыкларда басылды, Казанда китабым да чыкты хәтта.

    Яшь вакытта сәхнәдә җырлый, шигырь, мәзәкләр сөйләргә ярата идем, гармун да кычкыртам шунда, спектакльләрдә дә катнашам, фото белән дә "җенләнә” идем, йөздән артык агач-куак та утырттым.

    Ике улым, биш оныгым бар, хәзер аларга сөенеп-көенеп яшим.

    Корымлы, кара мунчада тугангамы, гомерем шома гына узмады. Егерме артык үлемнән генә калдым. Күп хыялларым акланмады. Нишлисең бит! Үпкәләмим.

    Тормыш – диңгез кичү генә түгел,

    Михнәтләре аның җитәрлек;

    Фани дөнья барыбер гүзәл бит ул,

    Карап туймый зиһенең китәрлек.

    Яшик әле газиз гәүдәбезне

    Авыр туфрак белән басканчы.

    Әлегә безнең нурлы кояшыбыз

    Мәңгелеккә сүнеп батканчы.

    Яшик әле, кардәшләрем, яшик!

    Мин барыгызны да яратам.

 

   

                                                                                     

                                                                       Автор Радик Муллин

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Просмотров: 1277 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 Минсәфидә Гыйбатдинова  
0
Бик кызганыч, белми калдым,
Өлгермәдем озатырга...
Догам барыр Сезгә бүген,
Радик абый, соң булса да.

Салкын кабер инде кочты
Һәрчак елмаюлы йөзне.
Онытмабыз, яшәрсез Сез
Күңелебездә әле йөзне!

Тиздән китабыгыз чыгар,
Теләгегез бик зур иде...
Фани дөнья шундый бит ул
Сизми кайвакыт кешене....

Бакыйлыкта үз урыныгыз
Булсын инде һаман түрдә.
Нурын сипмәсә дә кояш,
Ташламасын Ходай бер дә.


Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...