Главная » 2012 » Апрель » 4 » Рәшит абыйның урыны оҗмахта булсын!
18:07
Рәшит абыйның урыны оҗмахта булсын!

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасов. 
Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы- зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Омос Каменский "Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”дигән фикерләре белән бик хаклы.
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
3 нче апрельда олы дәрәҗәле укытучы ветеран Самкин Рәшит абый якты дөньяны калдырып китте. Урыны оҗмахта булсын иде.
Рәшит абый озак еллар Урмай мәктәбендә укыту бүлеге мөдире һәм 18 ел директор булып эшләде.
Ул Чувашстанның атказанган укытучысы, РФ, ЧР, Мәгариф идарәсе грамоталары, төрле дәрәҗәдәге күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Җир йөзендәге барлык уңай сыйфатларны гүя үзенә туплаган укытучы иде Рәшит абый. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт, мәрхәмәтлелек... Ул иң авыр фән булган- физика фәненнән укучыларга ныклы белем бирү өчен бар көчен куйды Сабырлык, түземлек, зирәклек кебек сыйфатларны үзенә туплаган укытучыбызга читтән карап соклана идек.Ул беркайчан да укучыларга тавышын күтәрмәде, бер караш белән утырта иде. Рәшит абыйның хезмәте - аның укучыларында. Аларның күбесе зур кешеләр булып үсеп чыктылар.. Араларында колхоз һәм авыл советы рәисләре дә бар, укытучылар да, табиблар да, гади хезмәткәрләр дә. Татар халык мәкалендәгечә "Тырышырмын, табармын, ташка кадак кагармын! " Рәшит абый укучыларыбызны шундый булырга өйрәтте!

Рәшит абый! Сезнең өчен
Шигъри юллар килә күңелгә,
Керсез уйлар бөреләнә җанда,
Йөрәкләрдән моңнар түгелә.
Сезнең күзләр җылы караш сирпи
Якты нурлар бизи кыйбланы.
Укытучы абый! Сез - кояшы
Мәктәп дигән нәни дөньяның.
Олы җанлы укытучы исемен
Сез йөртәсез горур, хөрмәтләп.
Сезнең исем белән мактаулы һәм
Сезнең исем белән хөр мәктәп!
Киң карашлы укытучы да Сез,
Таянычы һәрбер баланың,
Киләчәктә гөлчәчәккә күмелер
Сез эз салган мәктәп аланы.
Сезнең сүзегез иң саф чишмә кебек
Шифа бирә һәркем аңына,
Мәрхәмәт һәм шәфкать йөге белән
Тумыштан ук сеңгән каныгызга.
Киң күңелле һәм ярдәмчел дә Сез -
Җитәкчегә тәңгәл сыйфатлар.
Җылы сүзегез, акыллы киңәшегез
Һәр кешенең күңелен сихәтләр.
Сез гүзәлсез бөек эшегез белән,
Шигъри җанлы Олы мөгаллим.....

Рәшит абый белән Фруза апаның алтын кебек балалары.:мәрхәмәтле,кешелекле, ярдәмчел.Алар барысыда зур уку йортларын тәмамлап яраткан эшләрендә эшлиләр.
  Без Саниянең,Дамирәнең, Рәшидәнең, Алсуның, Ринат белән киленнәре Әлфридәнең һәм барлык туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.Аллага Тагалә сабырлык бирсен сезгә.

Урмай урта мәктәбе администрациясе һәм укытучылары.

Просмотров: 1939 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 3
3 Алсу  
0
Хөрмәтле укытучылар, куршеләр, туганнар, авылдашлар, әтинең укучылары.Сезгә безнең авыр кеннеребездә кайгыбызны уртаклашканыбыз эчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

2 Тукай урта мәктәбенең коллективы.  
0
Хөрмәтле Рәшит абыйның туганнары һәм балалары Сания,Ринат, Әлфриде! Сезнең авыр кайгыгызны уртаклашабыз.Алла сабырлык, түземлек бирсен.Рәшит абыйның урыны оҗмаһта булсын.

1 Тукайдан - г.я  
0
Рәшит, урының оҗмахта булсын.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Мини-чат
...
...
...