18:27 Рәхмәт хаты | |
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек
министрлыгы Рәхмәт хаты Хөрмәтле Рәшит Шәйхуллович! Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек
министрлыгы коллегиясе исеменнән һәм шәхсән үзем Сезгә Республикабыз белән
татарлар яшәгән төбәкләр арасындагы бәйләнешләрнең үсешенә керткән фидакарь
хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге көнгә Сез халкыбызның фидакарь улы буларак,
милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы, киләчәк буыннарга мирас итеп тапшыручы өлгергән сәясәтче буларак
килеп җиттегез. Халкыбызның рухын күтәрүдә, милли үзаңын тәрбияләүдә, мәдәниятен
саклауда һәм үстерүдә Сез алып барган күпкырлы эшчәнлек бәһаләп бетермәслек
югары дәрәҗәдә. Киләчәктә дә
шундый булып калырсыз дип ышаныч белдерәм. Сезгэ ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм татар рухын үстерүдә тагын да зур уңышлар теләп калам. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов Казан, Игенчеләр сарае Март, 2012 ел | |
|
Всего комментариев: 0 | |