Главная » 2011 » Январь » 12 » Госман хәзрәт Исхакый мөфти вазыйфасыннан вакытыннан алда китүен белдерде
11:41
Госман хәзрәт Исхакый мөфти вазыйфасыннан вакытыннан алда китүен белдерде
Бүген Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында Госман хәзрәт Исхакый мөфти вазыйфасыннан вакытыннан алда китүен белдерде.
Низамнамә нигезендә, аның урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз мөфти вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Госман Исхакый мөфтиятне 1998 елдан бирле җитәкләде. "Болгар” мәчете имамы Илдус Фәиз аның урынбасары итеп узган ел корылтайда сайланды.

Бүгенге утырыш ябык ишекләр артында узды. 53 яшьлек Госман хәзрәт Исхакый җыелган имамнарга рәхмәт белдерде һәм хаталары өчен гафу үтенде.

Утырышта Татарстанның 60лап дин әһеле катнашты. Шулай ук пленумга Татарстан президенты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин чакырылган иде.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте Русия мөфтиләр шурасына керә. Һәм Госман Исхакый шураның рәистәше иде.

Татарстанның яңа мөфтие чираттагы корылтайда сайланачак. Аның вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.



ландыш харрасова

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумга әзерләнеп ятканда, Буа районы имам мөхтәсибенең үз урынын бушатуы мәгълүм булды.
Татарстан районнарындагы кайбер имамнарның эшеннән алыначагы турында хәбәрләр инде Норлаттагы бәрелешләрдән соң үк таралган иде. Менә кинәт шактый еллар хезмәт иткән Буа районы имам мөхтәсибе Линур хәзрәт Сабирҗановның эшеннән китүе мәгълүм булды. "Азатлык” аңардан моның сәбәпләрен белеште.

- Линур хәзрәт, әлеге хәл нидән килеп чыкты?

- Яшьләргә дә урын бирү кирәк, аннары сәяси мәсьәләләр дә бардыр инде. Аларында без катнашып тормыйбыз. Озак еллар бу вазифада эшләгәч әкрен генә яшьләргә юл биреп, тыныч кына авылымда эшләп ятарга исәбем бар.

- Димәк, мәҗбүри түгел, ә үз ихтыярыгыз белән киттегез?

- Мәҗбүри түгел. Безгә бит әле күп сөйләргә дә ярамый. Без күп сөйләвебез сәбәпле, баштан ук казыяттан киттек. Күп сөйләү дигән сүз хакыйкатьне сөйләү дигәнне аңлата. Кеше бит ул бераз гына гыйлемле була башласа тәгъвалыкка якыная. Тәкъварәк булган саен ул хак динне күтәрергә, үзен җәннәткә әзерләргә тели. Кайвакыт хаклыкны күтәрә башлагач, ул кемнәргәдер ошамый, дөнья булгач анысы да күзәтелә. Шуңа сезнең әйткән сүздә дә бер төрле хаклык бардыр. Вә ләкин яшь олыгайган саен тынычлык күбрәк кирәк.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз имамнарны кую һәм төшерү мәхәллә эше булуын әйтә.

"Устав нигезендә, мәхәллә халкы имамны Диния Нәзарәткә тәкъдим итеп, мөфти аны йә раслый, йә юк. Мөфти шаһәдәтнамә бирмәсә, ул имам булып эшли алмый. Шулай ук халык сайламаган, ә мөфти хәзрәт үзе куйган имам да эшли алмый. Шуңа теге имамны төшерәләр, монысын алалар дигән сүзләр уйдырма гына булып кала”, ди ул.

Мөфтият пленумга әзерләнә

13 гыйнвар көнне узачак Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында мөфтине урыныннан алалар, аннары кайбер район имамнарын төшерәчәкләр дигән сүзләр таралды.

Илдус хәзрәт Фәиз пленумның моңа вәкаләте юклыгын әйтте.

"Пленум тәртибенә мөфти хәзрәтнең еллык эшкә хисап тотуы һәм шуңа карап ниндидер нәтиҗә ясау керә. Аннары шулай ук хаҗ һәм дини уку-укыту өлкәсендә булган мәсьәләләр каралачак. Шулай ук голамәләр шурасы хисап тотачак”, диде ул.

Аның сүзләренчә, мөфтине төшерер өчен корылтай бар.

"Авырып яки ниндидер башка сәбәпләр белән мөфти, аның беренче урынбасары яки казый китәргә ниятләгән икән, ул әлбәттә шушы пленумны кисәтергә яки радио-телевидениедан чыгып әйтергә тиеш. Ләкин андый хәлләрнең бүгенге көнгә кадәр әле күренгәне һәм ишетелгәне юк. Пленумның корылтай сайлап куйган кешеләрне алырга вәкаләте юк”, диде Фәиз.

Просмотров: 746 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 tatarin  
0
Муфтий Татарстана досрочно уходит в отставку (дополненная версия)

Казань. 13 января. ИНТЕРФАКС - Пленум Духовного управления мусульман Татарстана, прошедший в четверг в Казани, принял отставку своего председателя, муфтия Татарстана, 53-летнего Гусмана Исхакова. "На заседании, которое проходило в закрытом режиме, Гусман-хазрат поблагодарил соратников за многолетнюю плодотворную работу, попросил прощения за возможные обиды, пожелал успехов и попросил молиться за него перед Всевышним", - сообщил журналистам ректор Российского исламского университета Рафик Мухаметшин. По его словам, Г.Исхаков не собирается оставлять работу в ДУМ Татарстана - в центре изучения Корана "Рашида". "Это событие (отставка - ИФ) не стало для нас неожиданным. Оно в какой-то степени ожидалось. И дело не в том, что ушел один муфтий, а придет другой", - сказал ректор. По его словам, Г.Исхаков очень много сделал для становления Духовного управления мусульман Татарстана, мусульманской уммы республики. В частности, в Татарстане построено около 1300 мечетей, выстроены система управления мусульманскими общинами, система мусульманского образования.За эти 12 лет, сказал Р.Мухаметшин, в Татарстане практически не было каких-либо противостояний. Но ситуация меняется: сегодня, по его словам, на первое место должно выйти богословское единство. "Разногласий в сфере богословского учения не должно быть, не должно быть никаких сект, не должны появляться чуждые направления. А такие тенденции, к сожалению, есть, и мне кажется, новому муфтию нужно обратить на это самое пристальное внимание", - сказал он.
Задача, по словам Р.Мухамешина, довольно сложная, поскольку "сфера богословская очень тонкая, и здесь нужно вести постоянную работу". "Это очень важно", - отметил ректор. Г.Исхаков возглавлял ДУМ Татарстана с 1998 года. В феврале 2010 года он был единогласно переизбран на четвертый 4-летний срок. В работе сегодняшнего пленума приняли участие более 60 мусульманских деятелей республики - члены президиума, имам-мухтасибы, казыи (богословские судьи), члены Совета улемов (исламоведы, богословы), ректоры мусульманских учебных заведений.
В качестве гостя был приглашен начальник Управления по взаимодействию с религиозными объединениями при президенте Татарстана Марат Гатин. ДУМ Татарстана входит в Совет муфтиев России, Г.Исхаков является сопредседателем этой организации. Кто возглавит ДУМ Татарстана, будет решено на следующем съезде, его дату выберут позже. До этого времени, согласно уставу, исполнять обязанности председателя ДУМ Татарстана будет Илдус Файзов. ДУМ Татарстана объединяет 1332 махалли (прихода), 1200 из которых имеют собственные мечети, является учредителем семи средних и двух высших медресе, колледжа и РИУ.


Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...