07:29 Пәйгамбәрләр сабырлыгы телим! | |
Кайгы
– хәсрәт сезнең өйнең капкасын какмасын, Бәла –
хаза дигән нәрсә сезнен өйне өзләп тапмасын. Бу кайгы башларыбызга килеп төшкәч бик авыр булды. Аны үзе күргән генә белә. Әнием узе дә 73 яшендә , ул үз гомерендә сагышлар ачысын күп татыды. Картлык көненә дә калган булган икән эле. 19 яшендә 2 балалы әтиемә килгән, 56 яшендә кулын кистереп бердә чирләп карамаган әтиебез улеп китте. Олы абыебыз гына тормыш кырган иде. Калганнарыбызны барыбызны да әниебез узе генә башлы – күзле илтте. Тагын картлык көнендә дә шундый сагыш көтеп торган икән әле. Әнием бик сабыр, холыклы хатын булды гомере буе, абыем әниемә охшаган, оныклары шулай дип ышанам. Сезгә барарыгызгада әниемә, абыема, Данирыма, Ләйсәнемә зеңиемнең әти – әнисенә һәм туган – тумачаларга пәйгамбәрләр сабырлыгы телим . Зур рахмәтемне әйтәсем килә туган – тумачаларга , әниемнең күршеләренә. Алар төн йокыларын йокламыйча үле өстендә утыручы әбиләрне, апаларны чәй өчәргә алып керделәр. Өченә кадәр бер – бер артлы ашарга чакырдылар. Бик зур рәхмәт Сезгә! Авылдашларыма зур рәхмәт. Зеңине больництан
алып кайтып салгач көнозын ,
төне буе кеше мавзолейга килгән кебек килделәр. Озатырга килучеләр дә бик куп иде , аеруча яшьләр. Безнең кайгыбызны уртаклашкан өчен барыгызгада Зур Рәхмәт!!! Минназыйм кызы Минсылу Тамалиева | |
|
Всего комментариев: 3 | ||||
| ||||