Главная » 2009 » Сентябрь » 6 » "Озын Куак" Татарстан- Яңа Гасыр каналында
11:46
"Озын Куак" Татарстан- Яңа Гасыр каналында
Озын Куактагы яшәеш, андагы халыкның тормыш-көнкүреше, уңганлыгы турында сез ТЯГ каналында эфирга чыгучы “Халкым минем... ” иртәгә 20сәг.30минутта күрә алырсыз. Белгәнебезчә ике авыл гомер барында озак еллар  кызлар  алышып яшәгән. Озын Куак авылы халкы әйтмешли: "Әй бездә ярты авыл Урмай кызлары". Димәк  анда безнең канкардәшләребез яши.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан “Яңа гасыр” телевидениесе белән берлектә әзерләнеп эфирга чыгучы “Халкым минем...” тапшыруы яңа гына Чуашстанның Батыр районы Озын Куак авылында булып, яңа тапшыру төшереп кайтты. Бу эштә тапшыруның авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова, оператор Рамил Җиһаншин һәм БТК БКның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева катнашты. 
Озын Куак – татар авылы. Аңа 1671 елда нигез салынган. Биредә 300гә якын хуҗалык. 7-8 ел элек авылда күмәк хуҗалык таркала. Басу-кырлар хуҗасыз кала. Алар чәчелмиләр. Соңгы елларда авыл белән җитәкчелекне авылдашлары, эшкуар Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗапов үз кулына ала. “Тормыш” агрохуҗалыгы төзелә. Бер ел эчендә Озын Куак яңарыш, күтәрелеш чорын кичерә. Быел алар мул уңыш та җыеп алганнар, гектарыннан уртача 37 центнер. Сарык үрчетә башлаганнар. 600 баш сарыклары бар. Авылның һәр урамына таш юл түшәгәннәр. Мәктәп базасында “Яшьлек” эстрада ансамбле эшләп килгән булса, быел “Нур” фольклор ансамбле оештырып җибәргәннәр. Ансамбльгә костюмнарны да, аппаратураны да Рәшит Сәнҗапов бүләк иткән. Гөрләтеп Сабантуй да уздырганнар. Ике мәчетләре матур гына халыкка хезмәт итә. Төпләнеп калырга теләгән яшьләр дә күп Озын Куакта. Авылга яңадан ямь керткәне өчен авыл халкы Рәшиткә рәхмәт укый. Ә җитәкченең планнары зурдан. Киләсе елга ул авылда спорт белән шөгылләнү өчен стадион һәм буа буарга җыена. “Авылдашларымның рәхмәтен ишетү үзе бер рәхәт. Ходай миңа шушы йөкне тапшырган, авылдашларым ышанганнар икән, җиң сызганып эшләргә дә, эшләргә!” - ди Рәшит Сәнҗапов. 


Просмотров: 1018 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 2
2 ildus  
0
Узем кургенем бар,Озын Куак авылы,матур,герлеп яши.Решит молдец.

1 Курше...  
1
Отличная работа, молодцы...

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Мини-чат
...
...
...