Главная » 2011 » Май » 1 » ОЗЫН КУАК АВЫЛЫНДА ҮЗЕШЧӘН СӘНГАТЬ ГӨРЛИ, ӘФӘРИН!
21:59
ОЗЫН КУАК АВЫЛЫНДА ҮЗЕШЧӘН СӘНГАТЬ ГӨРЛИ, ӘФӘРИН!

Мәктәпнең актлар залы бәйрәмчә бизәлгән. Стеналар татар халкының чигүле кул эшләре белән бизәлгән. Мишәр авылларына хас булган маҗит - чаршаулар, чиккән һәм тугылган сөлгеләр белән сәхнә  бизәлгән. Искиткеч бәйрәм ясый белә икән Чувашстанның көн ягында урнашкан  Озын куак авылы үзешчән сәнгать осталары. Авылда урамнар арасында җыр һәм бию бәйгесе бара. Берничә көн элек эч урам күмәкләшеп авыл халкына тамаша күрсәткәннәр. Бүген, 1 нче май көнне,  тагын авылның эч урамы җыелышып концерт куялар. Залда шыгрым тулы халык, энә тертергә урын юк., соңга калганнар ишектән үтә алмыйча стена аша коридордан тыңлап торалар. Тамашаны мөнәҗҗәт белән башлап җибәрделәр. Соңырак,  үзебезчә,  татарча- мишәрчә итеп киенеп ясанып аулак өе тамашасы белән башлап җибәрделәр. Монда инде олы һәм урта яшьтәге апалар үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Искиткеч! Ничек бүгенге  глобаль заманада Озын куак авылы шулай эшли алган. Шунысы билгеле, бу кешеләрне мәҗбүри сәхнәгә беркем дә чыгармаган, барысыда үз теләкләре белән,  ныклап әзерләнеп, хәстәрләнеп чыкканнар. Монда халкыбызның борынгы җырлары, түгәрәк уеннары, милли биюләре берсе артыннан берсе яңгырап торды. Шулар арасында балалар да бар. Менә  7-8 яшьлек малай баянны тартып җибәрде, 9-10 яшьлек апасы аңа кушылып татарча җырлады. Соңыннан апасы гүрәйдә татар халкы көен дә уйнап, милли бию дә биеп күрсәтте. Бу бәйрәмне башка авылларга да күрсәтәсе иде. Русия татар авыллары җәмгыяте рәисе Рәшит Сәнҗапов та шушы бәйрәмдә, монда аның авылдашлары, туган-тумачалары хәтта балалары да катнаша. Бәйрәм тамашасы бик озак барды, теләгәннәр рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, ззалда актив катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чыннан да үзебезчә, милли хисләр белән үрелеп барды. Әфәрин Озын куаклылар!

Просмотров: 718 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 1
1 авыл халкына,ыештыручыларга!  
0
Дааааааааааа! сузып исем китеп авызымны ябалмыйча хэйрен калып утырам бу ухалыкка! Язгы эш куп диеп без урамннан керелмибез, концерт кую тугел! Молодцы! шулай яшегез жырлапта ,эшлэпте,диннеде, кешелекледе. Сез бетен тире юньдеге татар авылларына ПРИМЕР! куршегез

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...