Главная » 2011 » Январь » 31 » Оренбур малтабарларының җыены үтте
19:00
Оренбур малтабарларының җыены үтте

фирүзә әбсәләмова
22 гыйнвар көнне шәһәрнең Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театрында Оренбур җирлегендә эшләп гомер итүче татар эшмәкәрләренең җыены үтте. Әлеге җыелып сөйләшү Оренбур татар эшмәкәрләренең үз оешмасын булдыру максатыннан үткәрелде. Җыенның максаты: татар халкы үсешенә ярдәм итүдән, милли мәдәниятне, мәгарифне, татар халкының үзенчәлеген саклаудан гыйбарәт.

Оренбур татар эшмәкәрләре оешмасы, әлбәттә, буш урында төзелми. Оренбурның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры каршында, берничә ел дәвамында, "Берлек” фонды эшләп килә. Мөхтәр Хәсәнов җитәкчелегендәге әлеге фонд татар театрына ярдәм итү максатыннан чыгып оештырылды. Соңгы елда фонд үзенең эшчәнлеген киңрәк тә җәелдерде.

Шулай да Оренбур җирлегендә
яшәгән 165 меңнән артык татарның милли проблемалары көннән-көн күбрәк чыгымнар таләп итә бара. Шул сәбәпле, зуррак малтабарлар оешмасын төзү көн тәртибендә иде.

Малтабарлар җыены мөфти Габделбарый хәзрәт Хәйруллинның дога укуы белән башланынды. Аннары мәктәп укучысы Диана Хөсәенованың "Туган тел” җырын башкаруы белән дәвам ителеп, сәүдәгәр Әхмәт бай Хөсәенов турында "Вакытлар бәйләнеше” исемле видеотасма тәкъдим ителде.

Бу җыенда Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоцияциясе Башкарма бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Уразаев белән Бөтенрусия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗәпов катнашты. Фәрит Уразаев татар эшмәкәрләрен берләштерү, аларның үзара хезмәттәшлеген ныгыту чаралары белән таныштырды.Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе, берүк вакытта Русия татар авыллары берләшмәсе рәисе Рәшит Сәнҗәпов чыгышында авыллар мәсьәләсен кузгатты:

"Иң беренчедән, шат әлеге җыенга чакыруларына. Оренбур татарларына килгәндә, аларның күзләрендә ут яна. Яшәү шартларын яхшыртырга, җиңеләйтергә дигән сүзләрне, тәкъдимнәрне ишетеп куандым.Мондый егетләребез, кызларыбыз булса, киләчәгебез булыр, алла бирсә. Авылдан килгән вәкилләр белән аерым җыелышып, сөйләшеп утырдык.Һәрберсенең зур проблемалары: эшсезлек, җирләрнең эшкәртелмәве, мәктәпләрдә татар телен укыту. Җирне сакларга кирәк. Җир булмаса, син беркем дә түгел.

Уңышлы эшләп барган авыллар бар. Шулардан үрнәк алырга кирәк.Барысы да үзебездән тора. Яхшы яшәргә, эшләргә уйлыйбыз икән: үзебез тырышырга тиеш, безгә берәү дә китереп бирми. Без шуны белергә тиеш. Сорый беләбез: бирә дә белергә, эшли дә белергә тиешбез. Үзебездән тора барысы да”.

Милләттәшләребез арасында авылда гомер итүчеләр күп булды: алар авыл хакимияте башлыклары, мәктәп җитәкчеләре, имамнар иде. Авыл кешеләре буларак, аларны туган телнең киләчәге һәм татар авылларының үсеше борчый. Беляевка районы Алабайтал авылының крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Хөсәен Хәсәнов:

"Без, Алабайтал авылыннан, үзебезнең сүзләребезне әйттек инде: телне саклап калу турында, балаларны туган теленә өйрәтергә. Авылларда татар теле бетеп бара: тел бетсә, милләт тә бетә. Аның артыннан башка үзгәрешләр дә була. Беркем дә булмый калабыз, тиз арада үзгәрешләр ясамасак”.


Оренбур малтабарлары җыены
"Авылларда мәдәният йорты җитәкчеләре белән эшләргә кирәк. Аларны кызыксындырырга, эшләрен күрергә,ярдәм итәргә кирәк. Телне, мәдәниятне саклап калуда да мәдәният хезмәткәрләренең өлеше зур бит”, дип өстәде Алабайтал авылы мәктәбе мөдире Илгиз Әхмәтҗанов.

Чыгыш ясаучылар яңа оешмага хәйриячелек юнәлешеннән тыш, эшмәкәрләргә мәгълүмати, юридик ярдәм оештыру вазифаларын да йөкләделәр. Эшмәкәрләрнең оешма эше orentat.ru порталының аерым сайтында яктыртылып барачак.

Утырышта йөздән артык вәкил катнашты. Сөйләшү барышында киләчәккә эш планы расланып, җәмгыятьнең җитәкчесе сайланды. Ул – эшмәкәр Әнвәр Рәшит улы Искәндәров ( Татар Каргалы авылы эшмәкәре). Шулай ук мондый җыеннарны ел саен оештыру турындагы карар да кабул ителде.Оешма "Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге татар эшмәкәрләре бердәмлеге” дип аталачак.

Шул ук көнне Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев белән Бөтенрусия татар авыллары җәмгыяте шурасы рәисе Рәшит Сәнҗәпов шәһәрнең татарлар белән бәйле булган тарихи урыннарны барып күрде.

Икенче көнне кунаклар төбәкнең иң зур татар авылы – Татар Каргалы авылы белән танышты. Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев барысыны да йомгак ясап, түбәндәгеләрне искәртте:

"Оренбур төбәге, җире – ул ата-бабаларыбызның сәүдә юлы, мәдәният юлы, рухи юлы булган урын.Гомер бакый татар дөньясына мәгърифәтчелек нуры өстәп торган шушы Оренбур ягында ата- бабаларыбызның оныклары җыелып, татар эшмәкәрләренең берлеген оештырды. Бүгенге көндә милләттәшләребезнең җыела алулары шуны күрсәтте: аерым-аерым юнәлештә татар эшмәкәрләре бар һәм системалы рәвештә эшләргә дә урын җитәрлек.

Икенчедән, Оренбур эшмәкәрләре безне Татар Каргалысына кергәндә, татар ашханәсендә китап тотып каршы алдылар. Менә монысы тагы да шаккатырды. Егетләр нәрсә теләгәннәрен беләләр, нәрсә кирәклеген беләләр һәм киләчәк буынга нигез салып калдырырга кирәклеген беләләр. Туган якның тарихын, шәхесләрен беләләр. Шуңа күрә мин уйлыйм: алар моңа рухи яктан күптән әзер, инде моны матди яктан формалаштырып, насыйп итсен татар рухын да, мәдәниятен дә күтәрергә. Бу максатларны булдырырлык дәвамчылырыбыз бар.

Киләчәктә без дә бу як белән ныклап элемтәдә торырбыз.Оренбур эшмәкәрләре дә татар дөньясына үз өлешен кертә башлар һәм үз традицияләрен кайтара барыр дигән өметтә калабыз. Шәхсән, үзем өчен дә, ата-бабаларым өчен дә, бу яклар якын. Борынгы бабаларыбыз Каргалыны төзүдә катнашкан”.

Просмотров: 672 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...