Главная » 2011 » Октябрь » 16 » Мини-футбол турниры Урмайда узды
19:37
Мини-футбол турниры Урмайда узды

Теләсәң эшләп була. Бүген иртән  Урмай, Тукай авылы мәчетләре янында оештырылган мәдрәсәләрдә укучы балалар яңа стадионга мини-футбол уйнарга җыелдылар. Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Урмай мөхтәсибәте балаларны зур әзерлек белән каршы алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне тапшырдылар, кайнар чәй белән сыйладылар. Ял көннәрендә Урмай авылының "Кара пулат” мәчетендә хатын-кызлар белем алалар. Бүген дәрес арасында турнирда катнашучы балаларга табын әзерләделәр. Бу эшләр барысыда Аллага Тәгаләнең ризалыгы өчен , савап өчен эшләнде. Кызганчыка каршы, бөтен авыллардан  футбол уйнаучы командалар килмәде, моның инде төрле сәбәпләре бардыр. Беренчесе, ял көне булуга карамастан, күрше авыллларда балалар әти-әниләре белән авыл хуҗалыгы кырларында бәрәңге җыялар, икенчедән бөтен  авыллардагы мәчетләрдә эшләүче имамнарыбыз  мондый спорт эшләренә  әзрәк битарафлар буллып чыга. Шулай да килүчеләр арасында ярыш үтте. Беренче урын һәм күчмә кубок Урмай авылы шәкертләренә, икенче урынны Тукай авылы шәкертләре алды. Ике команда да истә калырдай бүләкләр белән бүләкләнделәр. Әлеге бәйгедә Урмай мөхтәсибәтенең мөхтәсибе, "Кара пулат” мәчете имамы Хаҗи Фәнис хәзрәт Сафиуллин катнашты, төп оештыручы, ЧР ДУМ рәисе урынбасары, "Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Хаҗи Наил хәзрәт Җамалетдинов , Урмай авылының имамнары Рафаел хәзрәт Минадиев, Хаҗи Имаметдин хәзрәт Кумтов, авылның аксакаллары  катнаштылар.

Просмотров: 689 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 1
1 дус  
0
дус булыйк бердем булыйк.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...