Главная » 2012 » Январь » 24 » "МИНЕМ ШӘҖӘРӘ"исемендәге икенче "Көмеш каләм" конкурсы Казанда йомгакланды
11:43
"МИНЕМ ШӘҖӘРӘ"исемендәге икенче "Көмеш каләм" конкурсы Казанда йомгакланды

Чуашстан татарлары оештырган «Минем шәҗәрә” исемле икенче «Көмеш каләм” конкурсы йомгакланды. Әлеге бәйгедә Чуашстан, Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән 100 гә якын конкурсант нәсел шәҗәрәсенә багышланган иншалар белән катнаштылар. Аның 50-гә якыны Фәрит Гыйбатдиновның «Урмай” сайтында һәм Чувашия республикасы татарларының «Вакыт” газетасында дөнья күрде.
Инша язучыларының яше төрледән, 6 яшьлек бала, мәктәп укучылары белән бергә татар теле укытучылары да көч сынашты. Жюринең рәисе – Илдус Әмирхан, «Әмирхания” фонды рәисе, танылган галим, мәгърифәтче.
Жюри әгъзәләре:
Фәрит Гыйбатдинов- сайтны алып баручы;
Римма Бикмөхәммәтова – яшь журналист;
Александр Долгов- яшь журналист;
Рәфис Җәмдихан- журналист;
Айзат Шәймәрданов – журналист;
Раил Өметбаев- яшь журналист, ТНВ каналында «Хәерле иртә” тапшыруын алып баручы.
Йомгаклау Бөтендөнья татар конгрессы бинасында үтте. Конкурсның җиңүчеләре финалга Казан шәһәренә бүләкләнү тантанасына үзләре яки якын туганнары белән килделәр. Бүләкләү бәйгесендә танылган шәһесләр, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтенрусия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов, Урмай авылы мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, конкурсның төп оештыручы Фәрит Гыйбатдинов , конкурсның жюри әгъзаләре Александр Долгов, Римма Бикмөхәммәтәва, Азат Шәймарданов , журналистлар һәм Татарстанның ТНВ һәм ГТРК тележурналистлары катнашында үтте. Музыкаль яктан бәйрәмне Урмай авылының танылган халык исемен йөртүче "Мишәр” фольклор һәм эстрада ансамбле белән Шыгырдан авылының яшь җырчысы Рәмис Халитов бизәделәр.
Икенче "Көмеш каләм "конкурсында җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Соңыннан конкурста җиңүчеләр, кунаклар Г.Камал театрында якташыбыз Ркаил Зәйдулланың юбилей –иҗат кичәсендә катнаштылар.

Просмотров: 1285 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/5
Всего комментариев: 121 2 »
12 Айгуль  
0
Катнашучыларга сертификат тапшырыла диелгэн иде, булачакмы?

11 Рушания  
0
"Көмеш каләм" конкурсы бик матур итеп оештырылган иде. Конкуртан йомгаклау тантанасыннан тагыда зур планнар белән кайтып киттек. Мондый чараларны күбрәк оештырсагыз иде дигән теләктә калабыз. Яңа конкурслар укытучыларны һәм укучыларны эзләнергә, күбрәк яңалыклар белән кызыксынырга этәрә. Бик зур рәхмәт Сезгә!!!

10 Резеда  
0
"Көмеш каләм" конкурсында катнашучыларга да дипломнар бирелә дип язылган иде.Бу шулаймы?

9 Тукайдан-бабайдан  
0
Фәрит әфәнде, бер сүз дә әйтми кала алмыем. Рәхмәтнең дә зур рәхмәте.

8 Гөлназ Фоатовна  
0
Хөрмәтле Фәрит әфәнде! Сез оештырган бөйгенең тәрбияви әһәмияте искиткеч зур. Балаларыбыз гына түгел, ә үзебезне дә тирән эзләнергә, тамыр җепләрен табарга этәргәнегез өчен чиксез рәхмәтлебез. Милләтебез язмышына битараф булмыйча, аның киләчәге өчен сыкрап яшәүче кеше буларак сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Киләчәктә иҗади уңышлар, исәнлек теләп Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче рус мәктәбе укытучылары.

7 Тукайдан  
0
Без Чуашстан татар-мөселманарның телен, динен саклап калу белән беррәттән, гомумән, бөтен татар халкының дәрәҗәсен күтәрүдә армый-талмый эшләүче Фәрит әфәнде Гыйбатдиновка зур рәхмәтләребезне белгертеп, үзен Чуашстандагы иң дәрәҗәле татар улларының берсе булганлыгын танып, аңа уңышлар теләп калабыз!

6 Admin  
0
Сафиуллина Ландыш
Исәнмесез, Фәрит абый! Сез үткәргән иң беренче конкурсның Дипломын да кадерләп саклыйбыз, җиңүче булмасак та. Дипломнарыгыз да искиткеч матур. Ә хәзерге шәҗәрәләргә багышланган дипломны Сафиуллина Камилә исеменә (Татарстан,Апас, Болын-Балыкчы мәктәбе) Биеш мәктәбе укытучысы Хисамова Фирая алып кайтты һәм җибәрде. Анда Дипломнар булган икән, Сезнең рөхсәт белән ул минем укучымның исемен яздырып кайткан. Без аның белән телефон аша хәбәрләштек.
Фирая җиңүчеләрне котлау искиткеч матур оештырылган , диде. Һәр укучыга да дипломнар бирүегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Сез үткәргән конкурсның һәммәсендә бик теләп катнашып барабыз. Уңышлар Сезгә! Камиләнең укытучысы да, әнисе дә-Сафиуллина Ландыш Рәшит кызы.

5 Муфти Хазрэт  
0
Изге эшлэрегездэн Аллаh Тэгалэ риза булсын, миллэтебезнен, дэвамына алгарышына фидэкарь хэзмэт итэсез Фэрит эфэнде. Кемеш калэм сезнен, исемегезне тарих битлэренэ алтын хэрефлэр белэн язып калдырсын. Хаерле дэвамнары насып булсын. Рахмэт

4 Лениза  
0
РӘХМӘТ СЕЗГӘ!!! Г. ИСХАКЫЙ,Р. ФЭХРЕТДИН,К. НАСЫЙРИ КЕБЕК БӨЕК ШӘХЕСЛӘР ЭШЕН ДӘВАМ ИТЕП ,ТАТАР ХАЛКЫН,ТАТАР МИЛЛӘТЕН КҮТӘРҮ ӨСТЕНДӘ ТЫРЫШЫП ХЕЗМӘТ КУЮЫГЫЗ БЕЗНЕ БИК СӨЕНДЕРӘ.СЕЗНЕҢ КЕБЕК КЕШЕЛӘР БУЛГАНДА МИЛЛӘТЕБЕЗ СУЛМАС,ЮГАЛМАС. МЕНДЕЛЕЕВ Р-НЫ,БӘЗӘКӘ АВЫЛЫ МӘКТӘБЕ.

3 Хаҗи Әгъзам  
0
Әфәрин Фәрит абый! Аллаһ Тәгалә узеңә саулык, җан тынычлыгы бирсен, Килләчәктә дә динебез вә милләтебез өчен файдалы гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен! Син безнең өчен үрнәк!

1-10 11-12
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...