17:13 Миһербәнле якташыбыз Илгизәр Сафиянов | |
Миһербәнле, татар җанлы, иманлы кешеләр авылыбызда Аллага шөкер бик күп. Кайсылары аларның Урмай авылыбызда берничә дистә еллап яшәмәсәләрдә, туган нигезләренә, авылларына тугры булып кала
беләләр. Минсафа улы Илгизәр Сафиянов туган нигезеннән бик иртә, Урмай авылы урта мәктәбенең 8 нче
сыйныфын тәмамлагач китеп бара. Вологда якларында урман техникумында укып, шул
якларда дистә еллап урман эшендә эшләп
туган якларына Чабаксарга кайтып урнаша. Урмай авылының чибәр кызы
Минзәлияне тормыш иптәше итеп сайлап
алды, менә аларның тормыш итү башлаганнарына да инде ике дистә ел артык. Ике кызлары һәм уллары бар. Барысыда
Чабаксар урта мәктәпләрен яхшы билгеләргә генә тәмамлап югары белемне Мәскәүдә
алалар. Илгизәр әфәнде эшмәкәр , үзенең кәсеп юлы бар. Илгизәр
Минсафиновичның тормышы Аллага шөкер бик яхшы, гаиләсе бик тату, ару гына яшәп киләләр. Әле
күптән түгел генә олы кызын кияүгә бирде. Бүгенге көндә Германиядә яшиләр. Менә,
соңгы вакытта Илгизәр әфәнде авылыбызның
урта үзәк мәчетенә булышырга уйлады. Мәдрәсәдәге балалар яхшы укысын дип компьютер җиһазлары кайтарды, аннан мәчеткә
керә торган юл-басмаларга таш брусчатка җәйдерде. Бу эшләре өчен Ходай тәгалә
аңа тагын да бәрәкәтле малларын , саулыклы гомерләр бирсен! | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||