20:03 Мәчетнең төзелеше көннән алга бара, Әльхәмдилүллә! | |
Урмай авылының яңа мәчетендә төзелеш эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә иртуганнар Фәнис, Фәим Мифтахутдиновлар, Линар Гафуровлар төзелеш бригадасы беренче һәм икенче этаж идәннәренә стяжка ясыйлар. Бертуган Ахметовлар мәчетнең астагы катындагы тәрәзәләрне ясаттылар, бүгенге көндә өстәге тәрәзәләрне дә ясап яталар. Урам ягыннан парадный ишекне Минсихат Хаертдинов ясата. Шөкер Аллага, мәчет төзү өчен сәдакалар: төзелеш материаллары белән яки акчалата килеп тора. 13 октябрьдә авылыбыз бик күп кунакларны "Арт мәдхия" исемле мөселман җыр фестиваленә көтеп алачак, шул вакытта кунаклар яңа мәчетебезне дә күреп китәчәкләр. Әльхәмдилүллә! Менә сезгә яңа списокны тәкъдим итәбез. 1.Илдус Зәйнетдинов (Чичкан-Канаш) - 3000сум; 2. Чулаков Илгизәр- 500сум; 3.Сафиуллин Хайдәр Абдулбариевич- 5000сум; 4.Миназыйм Тукайдан (5куб.м.керамзит) -5000сум; 5.Хайбуллов Минкадир Сафиуллович (Канаш)- (труба)-3000сум; 6.Минсадров Нурислам Нагимович (Канаш)-(кровельные материалы) -15000сум; 7.Сулейманов Мансур Минетуллович(манипулятор)- 1000сум. | |
|
Всего комментариев: 0 | |