09:43 МАРТ АЕНДА "МИШӘР" АНСАМБЛЕ 25-ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕНА КУНАКЛАР ЧАКЫРА | |
Хөрмәтле мишәрчеләр! 25-30ел өлек беренче тапкыр минем белән бергә Урмай сәхнәсенә татар җырларын, татарның дәртле биюләрен халыкка җиткезүче дусларымны "Мишәр" ансамбленең 25-еллык юбилеена , иҗади кичәгә чакырам. Сез Урмай авылында , Чабаксар, Казан, Мәскәү яки Россиянең башка шәһәрләрендә, авылларында яшисез, хәтта Америкада да безнекеләр бар. Шуңа күрә, кем безнең "Мишәр" ансамблен үз итә, кайтыгыз! Бергә бәйрәм итик! Минем farit_59@mail.ru исемле электрон адреска хәбәрләрегезне җибәрегез. Сезгә Раил Өметбаевның "Мишәр"
тыпырдатып бии! " исемле күптәнге язмасын тәкъдим итәбез. II Халыкара телевизион "Җиде йолдыз" татар җыры фестивале үтеп тә китте. 22нче апрель көнне Казанның "Татнефть-Арена" Боз Сараенда Җир планетасының төрле кыйтга, төрле илләрендә яшәп иҗат итүче татар җырчылары җыелды. Америка, Швеция, Алман иле, Төркия... Бу юлы фестивальдә "Мишәр" халык ансамбле дә катнашты. Инде 25 ел Татарстаннан көнбатышта урнашкан төбәкләрдә
яшәүче татарларны "Мишәр" халык фольклор һәм эстрада ансамбле дәртле
биюләре, моңлы җырлары белән һәрдаим сөендереп тора. "Мишәр" чыгышына
Мәскәү, Мурманск, Анкара (Төркия), Кабарда-Балкар республикасы, Түбән Новгород, Чабаксар заллары алкышлый. 60
кешелек коллективта өч буын вәкилләре иҗат итә. II Халыкара телевизион
"Җиде йолдыз" татар җыры фестивалендә алар цын мишәрцә итеп
шаккатырды. Фәрит Гыйбатдинов - Чувашстанның милли-мәдәни мөхтәрият Советы
рәисе булудан тыш әлеге ансамбльнең җитәкчесе де әле. - Фәрит әфәнде, "Мишәр" халык ансамбле ничек оешты? - Без инде 25 елдан артык эшлибез. Ул вакытта
Татарстанда мишәрләр фестивале буласы иде. Безнең республикадан да коллектив чакырылган
иде. Урмай урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын бергә туплап оешып киттек.
Тора-бара ансамблебез үсте, аңа Халык исеме бирелде. Шуның белән горурбыз:
бездә буыннар бер-берсен алмаштырып кына түгел, тулыландырып бара. Хәзер
төркемебездә өч буын кешеләре катнаша. - Шулкадәр зур коллектив белән җитәкчелек итү җиңел эш түгелдер... - Без бит мишәрләр! Оешкан халык. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Чыгышларыбызда бөек татар милләтенең зур бер өлешен тәшкил иткән мишәр мәдәниятен танытабыз. Безнең бит үз биюебез, үз стилебез бар. Казан татарларыннан шактый аерылып тора. Мәсәлән, безнең якларда хатын-кызлар беркайчан да ирләр алдында ачык йөз белән биемәгән. Аулак өйләрне дә кызларыбыз гел аерым ясый торган булган. Тагын бер үзенчәлегебез шунда: бездә типтереп бию дигән әйбер бар. Татарда әйтем дә бар бит: мишәрләр биегәндә ызба дәрелдәп тора. Чувашстан мишәрләре фольклорын безнең кебек белүче сирәк ул. Без хәтта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә дә мишәр биюен куеп бирдек. - "Җиде йолдыз" фестивалендә нинди әсәр башкардыгыз? - "Аулак өй" дигән композицияне уңышлы
гына башкарып чыктык. Күз алдыгызга китерегез: җиде меңлек аудитория алдында 30лап кеше
сәхнәгә чыгып, тере тавыштан җырлый, бии дә әле. Уңышлы, тамашачының күңеленә
хуш килерлек итеп килеп чыкты, алкышлар
бик озак " БИС, ӘФӘРИН!” белән барды. - Татар аһәңенең чын бәйрәменә әверелергә торган әлеге олуг җыеннан ниләр көтәсез? - Татар милләтенең байлыгы - аның күптөрле булуында. Искиткеч матур, колоритлы фольклорыбыз бар. Мишәрне алыйкмы, керәшеннеме, типтәрнеме - бөтенесенең үз йөзе, әмма бөтенесе татар дигән исем белән горурланып яши һәм иҗат итә. II Халыкара телевизион "Җиде йолдыз" татар җыры фестивалендә без - Чувашстанда яшәүче татарлар - үзебезнең мәдәни мирасны бөтен дөнья татарларына тәкъдим иттек. Раил Өметбаев www.tnv.ru | |
|
Всего комментариев: 6 | |||||||
| |||||||