Главная » 2011 » Январь » 3 » Марат Бәшәровка Татарстанның халык артисты исеме биреләчәк
09:35
Марат Бәшәровка Татарстанның халык артисты исеме биреләчәк

Урмайда кем Марат Башаров белән охшаш?

"Казан, Татарстанның мине халык артисты итәчәге мине сөендерә”, – дип белдерде актер "Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә

Татар егете, популяр актер, «Лед и пламень» шоуын алып баручы Марат Бәшәровка Татарстанның халык артисты исеме биреләчәк.

 

Бу ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның карары дип белдерде бүген телепроектның продюсеры һәм режиссеры, Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе Илья Авербух "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә узган матбугат конференциясендә. Илья Авербух сүзләренчә, бүген ул Татарстан башлыгы белән очрашкан, анда боздагы "Огни большого города” спектакленең Казанга күчү мөмкинлеге буенча фикерләшкәннәр.

 

"Казанга үз өемә кайткан кебек киләм, дип белдерде мәскәүле татар егете Марат Бәшәров. – Биредә мине яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мин дә бу шәһәрне яратам. Татар булуым белән горурланам һәм бу шәһәрнең булуы белән бәхетлемен. Биредә мин туган телемдә сөйләшә алам”.

 

Илья Авербух үз чиратында, очрашуда Рөстәм Миңнеханов Бәшәровка соклануын белдерде, диде. "ТР Президентына Маратның һәрвакыт ата-бабалары турында сөйләве ошый, – дип билгеләп үтте Авербух. – Бүген кыска вакытта Марат Бәшәровка Татарстанның халык артисты бирү турындагы карар кабул ителде. Марат үз гомерендә беренче халык артисты исемен ала”.

 

"Беренче булып халык артисты исемен Татарстанда алу мине сөендерә”, – дип белдерде Марат Бәшәров.

Кристина ИВАНОВА
Татар-информ
№ | 28.12.2010
Просмотров: 877 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 3
3 И.  
0
Безнен эни Илнурга охшаган дип элле кайчан эйте инде...таки шылай.

2 tatarin  
0
Точно..миндэ Илнурны Марат Башаровка ошатам...

1 урмай  
0
пыкка Илнур белән .

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...