Главная » 2010 » Октябрь » 11 » Мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева вафат булды
09:07
Мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева вафат булды
Бер ун ел элек Чабаксар елга портында Башкортостан татарлары делегациясе белән Фәридә апа Кудашева белән танышып озак кына сөйләшеп утырган идек. Шуннан соң, Фәридә апа, кайда гына очрашсак та, Фәрит энем дип танып алып хәлләрне сораша торган иде. Чыннан да ул  олы дәрәҗәле  шәхес, киң күңелле татар хатыны, бөек сәнгатьпәрвәр булып кала алды минем хатирәмдә. Урыны оҗмахта булсын!
                                                         Фәрит Гыйбатдинов
Фәнис Фәтхи язмасы:
Татар халкының газиз кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева вафат булды. Ике айдан үзенең 90 яшен бәйрәм итүгә дәртләнеп әзерләнгән чагы иде аның.
Милләт сандугачы, рухыбыз ныклыгы, иманыбызны саклауда бер таяныч иде Фәридә Кудашева. Татар дөньясы аның күркәм юбилеен – быел декабрь аеның 15ендә аның 90 яшен билгеләргә әзерләнә иде. Китабы чыгып килә, күп гәзит-журналларда аның хакында мәкаләләр басыла иде. "Азатлык” радиосы 90 яшьлеге уңаеннан Фәридә Кудашева белән ихлас әңгәмәне әзерләп эфирга да биргән иде инде һәм ул сөйләшүгә бик күп рәхмәт сүзләре дә җибәрелгән иде.

Фәридә Кудашеваның иҗатыннан, аның үзәкләргә үтәрдәй моңлы җырларыннан башка татар һәм башкорт җыр сәнгатен күз алдына да китереп булмый. Ходай Тәгалә биргән соклангыч таланты белән һәммә кешене әсир итте, уйландырды, моңландырды, сагышларга салды һәм авыр чакларда таяныч булды аның кабатланмас җырлары һәм, гомумән, илаһи сәнгате. Чын халыкчан иҗаты аның табигый моңына һәм үзенчәлекле тембрлы тавышына нигезләнде.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлады. Халкыбызның төрле катлаулы чорларында аның янәшәсендә булган, үзе дә, матур озын гомер кичереп, тарихның тере шаһитына әйләнгән легендар шәхес ул Фәридә апабыз.

Язмыш Фәридә Кудашеваны бик күп атаклы шәхесләр, заманның чын зыялылары белән очраштыра һәм дуслаштыра. Мәшһүр композиторлар Р. Яхин, М. Мозаффаров, С. Садыйкова, Х. Әхмәтов, Н. Сабитов, З. Исмәгыйлев, язучы-шагыйрьләр С. Кудаш, Х. Туфан, Н. Исәнбәт, Ә. Еники кебек асыл затлар белән иҗади хезмәттәшлек тә, шәхси дуслык җепләре дә бәйләде Фәридә апаны. Шул күренекле шәхесләребез Фәридә Кудашеваны үзләре дә бөек җырчы дип атады. Халкыбыз җырларын бар тирәнлегендә һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алуы өчен, аны "моң алиһәсе”, халкыбыз сандугачы дип зурлыйлар иде.

Халык җырларын Фәридә Кудашева кебек йөрәкләргә үтәрлек, халыкның рухи куәтен тоярлык итеп башкара алучылар бик сирәк. Гомере буе халкыбызның энҗе-мәрҗәннәрен, сирәк башкарылучы җырларын кире халыкның үзенә кайтару кебек изге эшкә багышлады үзен Фәридә Кудашева.

"Җыр кешенең күңелен яуларга, җаны теләгән ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш, - ди иде Фәридә апа. - Чын җыр көчле, ул кеше күңелен аны ишетү белән биләп ала. Әнә шул вакытта күңел нечкәреп, күз яшьләре дә чыгып китә”.

Фәридә апа татар халкының виртуоз музыканты һәм композиторы, тормыш иптәше Бәхти ага Гайсин белән 27 ел гомер кичерде. Иҗатта да бергә булды һәм искиткеч матур җырлар тудырды алар. Бәхти Гайсин сөекле Фәридәсе өчен махсус әллә күпме яңа җырлар язды. Башкортстан белән Татарстанны аркылыга-буйга йөреп, татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә йөзләрчә концерт биреп, халкыбызның җыр-моңга сусавын баса иде шушы талантлы пар.

Фәридә Кудашева бүгенге көндә дә бик теремек иде. Хәтта быел август аенда пароход сәяхәтендә Казанга да барып кайтты ул. Аннан соң иркенләп юбилей чараларына әзерләнә башлаган иде милләтнең бөек шәхесе. Тәкъдир белән сатулашып булмый. Фәридә Кудашеваны искә алу, аны зурлау чаралары аның үзеннән башка да зурлап билгеләнер. Ул аңа бик тә лаек. Милләт яшәсә, Фәридә Кудашеваның исеме дә яшәячәк.

Фәридә Кудашева белән хушлашу мәрәсиме 10 октябрь көнне Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында үтте. Бөек җырчы белән хушлашырга Казаннан Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге зур вәкиллек килде. Мәрхүмә Уфадагы мөселман зиратында җирләнде.

Просмотров: 1052 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Бер кыз  
1
Шундый эйбэт кеше иде,авыр туфрагы жинел булсын,урыны ж,эннэтэ булсын!

1 поклонник Фэриды Кудашевой  
1
Кунелемде туган авылыма карата , аерылып китмэслек жылы,матур уйлар, хиссьлэр, мэхэббэт туы анын жырлары сэбэпче булды.Хаман жырлыйм яраткан "Кыр казлары", "Туган авылым минем, куенында синен жырлап утте усмер елларым.Кырларын хуш исле ....."Беркемде менгеге килмегэн. Урны жомахта булсын!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...