Бер сәгать элек кенә «Локомотив» хоккей командасы төп составы белән Ярославски аэропортында Минскийга очып киткәндә җимерелеп төшкән. ЯК-42 очыкычында барлыгы 37 кеше булган. Әлегә бер генә исән калучы билгеле.
Фаҗигане күзәтүчеләр сүзләренчә, самолет янган тимер буларак күренгән. Мөгаен, исән калучыларга өмет әз. Әлегә урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Кайбер мәгълүматлар буенча, инде 37 кешенең 36сы да үлгән.
Билгеле булганча, «Локомотив» командасы иртәгә Минскийның «Динамо» клубы белән көч сынашырга тиеш булган. «Локомотив» командасы Русия чемпионаты – КХЛда фаворит командаларның берсе санала килде. Анда Русия ватандашларыннан тыш, Чехия, Швеция, Германия, Белорусия, Латвия һәм Словакия хоккейчылары да булган. Бу фаҗига хәбәр бөтен дөньяны тетрәтер дип көтелә. «Локомотив»та дөньяга билгеле уенчылар булуы да билгеле, аерым алганда Павол Демитра, Ян Марек та шушы очкычта булуы мөмкин, әмма мәгълүмат әлегә расланмаган. Әйтергә кирәк, тимер юлчылар командасында Марат Калимуллин, Александр Галимов кебек ике татар фамилияле хоккейчылар да бар.
Фаҗига урыныннан видеосюжет.
tatartime.com