Главная » 2009 » Сентябрь » 19 » Әлки якларына Урмайдан сәләм!
13:55 Әлки якларына Урмайдан сәләм! | |
Йөрәгебездә булган олы рәхмәт хисләребезне үзебезнең иң кадерле кешеләребезгә Урмай авылы Сайты аша җибәрәсебез килә.
Рамазан бәйрәменең изге көннәрендә Әлки районы Мулланур Вахитов авылында яшәүче әтиебез Әсәдулла һәм әниебез Нурдия Батыевларның туган көннәре, тиздән алтын туйлары да җитә. Сау-сәләмәт кешеләрнедә әйләндереп торган заманада да икеседә 1-нче группа инвалид булуларына карамастан тормышка чытырдап ябышып, йортларын нур белән тутырып, балаларының- оныкларының гына түгел , авылдашларының да мәхәббәтен,хөрмәтен яулап яшиләр алар. Ходай аларга мул итеп рәхим-шәфкатлек, уңганлык-булганлык биргән. 3 кыз бала тәрбияләп үстереп, бүген 7 оныкларына 1 оныкчыларына шатланып туя алмыйлар. Ә без, балалары, аларга сокланып куанабыз, саф күңелләреннән эшләгән изге гамәлләре өчен шатланабыз.Саулыклары чамалы җаннарга, җиңелдән дә булмагандыр, ләкин үз өебезгә өстәп, бар көчләрен, вакытларын кертеп, мәчет төзеп куйдылар. Бүген нигезебезгә авыл бабайлары җомга намазларына, гает бәйрәмнәренә, авылыбызның бөтен халкы җыела. Безгә һәрчак яктылык, җылылык, өмет биреп яшәүче, акыллы киңәшләре белән юл күрсәтүче, безне һәрчак сөендереп яшәүче газиз әти-әниебез, без сезне бик-бик яратабыз. Саулыклы тыныч картлык насыйп булсын сезгә. Ходаебыз тарафыннан бирелгән гомерегезнең һәр көнен матур, кайгы хәсрәтсез яшәгез. Барлык балаларыгыз исеменнән Чувашстан Урмай авылында яшәүче кызыгыз Нурсинә Табаева һәм аның гаиләсе. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...