Главная » 2011 » Сентябрь » 29 » Әлбир Крганов Иҗтимагый Палатасына вәкил итеп алынды
09:43
Әлбир Крганов Иҗтимагый Палатасына вәкил итеп алынды
Президент Дмитрий Медведев боерыгы белән мөфти Әлбир Крганов Русия мөселман оешмалары исеменнән Русиянең Иҗтимагый Палатасына вәкил итеп алынды. Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов моңарчы Палатада Чуашстан вәкиле булса, хәзер бөтен Русия мөселманнары вәкиле булды.

Иҗтимагый Палатага дүрт дин вәкиле – протоирей Всеволод Чаплин, мөфти Әлбир Крганов, Русиядәге яһүд мәхәлләләре президенты Александр Борода, Мәскәүнең Будда сангхисы вәкиле Андрей Бальжиров алынды.

Президент закон нигезендә Иҗтимагый Палатага Русиядәге иҗтимагый оешмалардан 42 кандидатураны карады һәм раслады.

«Татар Заманы»на Әлбир хәзрәт Крганов хәбәр иткәнчә, 5 октябрьдә Иҗтимаый Палатада төбәкләрдә бәйрәмнәрне билгеләү мөмкинлеге турында сөйләшү узачак. Бу теманы мөфти Әлбир Крганов, Югары Суд Башкортстанда дини бәйрәмнәрдә ял итүне тыйгач, тәкъдим иткән.
Просмотров: 651 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...