Главная » 2012 » Март » 8 » Лариса Долгова (Питрәч) Милләт киләчәге хатын-кызлар кулында
07:27
Лариса Долгова (Питрәч) Милләт киләчәге хатын-кызлар кулында
Милләт киләчәге хатын-кызлар кулында. Гаиләбезнең нәсел җебен дәвам итүче буларак, мин киләчәгемне татар халкының лаеклы кызы булып, җәмгыятебезнең файдалы кешесе булуда күрәм. Милләтемнең киләчәге минем киләчәгем белән бәйле. Милләтнең сулышы – ул минем дә сулышым, аның бәхете – минем дә бәхетем, аның борчулары – минем дә борчуларым. Мин моннан шуны әйтәсем килә: милләтем бәхетле булса, мин дә – аның бер кызы бәхетле булырмын.

Мин өлкәннәрнең милләт киләчәге – хатын-кызлар кулында дигән фикерне әйтүләрен тыңларга, бу турыда уйланырга яратам. Чыннан да шулай бит! Баланың үз милләтен яратуы, аңа хезмәт итүе, милли җанлы булуы ана тәрбиясеннән килә. Әниләр безне татарча – үз туган телебездә сөйләшергә өйрәтә, халкыбызның борынгы әкиятләрен сөйли, буыннан-буынга күчеп килгән бишек җырларын җырлый. Аналар баланы тугыз ай карнында йөртә, дөньяга китерә. Милләтне милләт итүдә, аны саклауда хатын-кызның урыны бик зур дип уйлыйм. Шуңа әниләрне, әбиләрне бик яратырга кирәк. Алар булмаса, без дә, милләтебез дә булмас иде.

Хәзер яшьләргә талантларын ачарга, осталыкларын арттырырга мөмкинлекләр бик күп һәм алар елдан ел арта бара. Без өлкән буынның үткәндәге героик эшләре белән горурланып яшибез. Шул ук вакытта аларның юлын дәвам итү – безнең бурычыбыз. Мин татар халкының киләчәгенә өмет белән карыйм. Халкыбызның ватанпарвәрләре, фән, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге уңышларыбыз минем милләтемне дөнья халыклары арасында тыныта. Мин мәктәп баласы милләтемә ничек ярдәм итә алам соң? Миңа калса, беренче чиратта без яхшы укырга, конкурсларда катнашырга, телебезне, мәдәниятебезне хөрмәт итәргә һәм аны башка милләт балалары янында танытырга тиешбез.

Мин быелгы уку елында Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укыйм. Бик яхшы билгеләренә укыйм. Районда үткәрелә торган олимпиадаларда катнашам. Быел татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән беренче урыннар яуладым. Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасында да катнаштым. Миңа Кол Гали, Сәйф Сараи, Мәүлә Колый, Кандалый иҗаты бик ошый. Мин борынгы хәзинәбезне балаларыма да җиткерермен. Чөнки бу һәр ана булачак кызның бурычы.

Көз көне районда уздырылган җиңел атлетика ярышында 3-нче урынны алдым. Чаңгы ярышларында призлы урыннарым бар. Районда эшләүче сәнгать мәктәбендә шөгыльләнергә дә өлгерәм. Төркемебез белән район башлыгы үткәргән чыршы бәйрәмендә чыгыш ясадык. Җәй көне июнь һәм июль айларында республика сәләт лагерында булдым. Русиядән җыелган татар балалары белән аралашып, танышып кайтым. Һәм иң мөһимен дә әйтеп китим. "Сәләт”кә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Президентыбыз да туган телебезне, мәдәниятебезне бик ярата, хөрмәт итә. Шулай булмаса, "Сәләт”кә килеп тә тормас иде. "Сәләт”кә милләтнең киләчәге җыелганын ул яхшы аңлый. "Сәләт” җитәкчесе Җәүдәт Сөләймановка милләтебезнең булдыклы балаларын бергә җыйганы өчен зур рәхмәт. Ул милләтебезнең киләчәге якты булсын өчен күп эш эшли.

Мин һәрвакыт татар теле ярышларында да актив катнашып килә. 2009 нчы елны Республика күләмендә татар теленнән үткәрелгән бәйгедә 3нче урынны алдым. 2011нче елда Татар Дәүләт гуманитар-педагогик университетында "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына оештырылган II Республика конференциясендә чыгыш ясадым. Анда Питрәч ягының топонимикасы турында сөйләдем. Берничә ел үзебезнең район газетасы "Алга”га мәкаләләр язам. 2010нчы елны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65, ТАССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган "Алтын каләм” номинациясендә Гран-при алдым. Шул ук елны шушы номинациядә зональ этапта Арчада диплом белән бүләкләндем. Менә шулай итеп мин татар балалары өчен үткәрелгән чаралардан читтә калмаска тырышам, чөнки алар безнең өчен оештырыла. Чараларда катнашып, милләтнең көчен, яшьләрен күрсәтергә кирәк.

Гомумән, милләтебезнең киләчәге өчен кирәк урында гаиләбез белән эшләргә тырышабыз. Бабам – ветеран укытучы, районыбызның хөрмәтле кешесе, авылыбызның аксакалы Иван Долгов гомере буе халкыбызга белем бирде, балалар тәрбияләде. Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, олы татар теле галиме Николай Максимов һәм башкалар аның укучылары. Хәзер ул авылыбыз Көлкәмәр турында китап яза, ә мин аңа булышам. Авыл сабантуйлары да бабам һәм без яшьләр көче белән уза. Абыем Александр Долгов та милләтебез турында матубугатка язып тора.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, милләт киләчәге һәрбербезнең кулында. Аның өчен һәрберебез тырышыйк. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, һәрберебез тырышса, милләтебез киләчәге матур булыр. Әлбәттә, без кызлар да татар милләте өчен тырышачакбыз!
Просмотров: 793 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...