Главная » 2011 » Сентябрь » 10 » КОТЛЫЙБЫЗ ТУЙ КӨННӘРЕ БЕЛӘН!
09:04
КОТЛЫЙБЫЗ ТУЙ КӨННӘРЕ БЕЛӘН!
Комсомол районы Урмай авылында яшәүче Рамил кызы Элназ  Хисамутдинова белән Комсомол  авылында яшәүче Дамир  улы Алмаз Амерхановларның 10-нчы августта никахлашу көннәре, туйлары.

Кадерле
Алмаз һәм Элназ! Без сезне иң олы бәйрәмегез - никах һәм туй көнегез белән котлыйбыз.Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.

Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез - гомер юлдашы.
Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен.

Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез,барлык туганнарыгыз, дус- ишләрегез һәм сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов
Просмотров: 963 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/4
Всего комментариев: 3
3 Минслу апаң  
0
Хөрмәтле Алмаз һәм Эльназ!
Сезне шундый зур бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Аллага тәгалә сезгә бәхетле, шатлыклы тормыш бирсен.Бер берегезне аңлап, хөрмәт итеп, юл биреп яшәгез.Бу дөньяга саулыклы, изгелекле балалар китерегез. Кайгы-хәсрәт ишегегезне беркайчан да какмасын,тормышыгыз шатлыклы көннәр белән тулсын.Бәхетле булыгыз.

2 эльназнын апасы  
0
Тормыш бик катлаулы,шуна курэ.Гадел юлны сайлый белегез.Бездэн сезгэ шушы телэк:Бер-берегезне анлый белегез!!!!!Ак бэхетлэр сезгэ юлдаш булсын,Кутэренке булсын кунелегез.Саулык,шатлык,куанычлар белэн Горлэп утсен ботен гомерегез!!!!!

1 ))))))  
0
Кадерле Алмаз хэм Эльназ! Сезне туй конегез бн тэбриклибез. Шакымасын эле гомер козе, кунелегездэ булсын гел язлар. Пар канатлар булып яшэгез сез,юлдаш булсын сою хэм назлар! Ихлас изге телэклэр бн Эльназ туганнары.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...