Главная » 2011 » Февраль » 18 » Котлыйбыз! Никах көнегез белән!
14:48
Котлыйбыз! Никах көнегез белән!

 Бүген Урмай авылында яшәүче Гаяздин улы Алмаз Хамбиков белән Гомәр кызы Эльвира Азизованың никахлашу көннәре.

Кадерле Алмаз һәм Эльвира! Без сезне иң олы бәйрәмегез - никах һәм туй көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы , тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын. 

Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы.                      Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез -гомер юлдашы.               Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.            Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен.

Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез, барлык туганнарыгыз, дус - ишләрегез, сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов!

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Просмотров: 21585 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 6
6 сирине!!!  
0
Поздравляю Вас от всего сердца!!!Будьте счастливы!!!)))

5 Эльвира-Алмаз  
0
Сезне чын күңелебездән никахлашу көнегез белән котлыйбыз! Сезгә озын, тигез гомер, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, саф мәхәббәт телибез. Никахыгыз ныклы, гаилә учагыгыз якты, пар балдакларыгыз гомерлек булсын. Бәхетле булыгыз!

4 Алмаз hем Эльвира !  
0
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.

Йөрәкләрдә булган сөю хисен,

Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,

Зур тормышка илтсен юл башы.

Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,

Бәхетегез - гомер юлдашы.

Шушы телеклер белен сезне котлаучы Ильдар абыегыз,Сания апагыз,Эльмира hем Рания!


3 Котлау саламе...  
0
...Туй турендэ бэхетле парлар,
Кутэрэбез тулы бокаллар.
И ходаем бэхет бир боларга,
Диеп тели ата аналар.
...Буген бэйрэм сезнен кунелдэ,
Калсын шулай матур гомергэ.
Барыр юлларыгыз айрылмасын,
Тимер юллар кебек гел бергэ.
Табын герли ,табын шатлана,
Кемгэ эче кемгэ баллана.
Яшь кэлэшлэр табын турендэ,
Аптырыйлар эче тугелгэ.
...Кодагыйлар гел бергэ бергэ,
Чэйдэн- чэйгэ хаман ерсеннэр.
Кодаларга чэй житмэсэ кэлеп,
Мэй дэ ярый безгэ дисеннэр.
Туегызнын сез табын яме,
Тормышта да шулай булыгыз.
Ходай сезгэ тулы бэхет итеп,
Бер бер артлы бирсен малай кыз.
...Бу туйларны без дэ курдек диеп,
Мактанырбыз эле картайгач.
( Алла бирса) бэлки типтерербез,
Бэби чэйлэренэ чакыргач.

Ин изге телеклер белен Самара шеhереннен туганнарыгыз!!!


2 фанис  
0
Эльвира һәм Алмаз, сезне нихаклашу көнегез белән котлыйбыз. Сезнең бәхет диңгезегез иксез-чиксез булсын. Пар күгәрченнәрдәй бер-берегезне яратыгыз, уллы-кызлы.онлы-тозлы булыгыз.
Тәбриклибез сезне бу көн белән,
Бер-берегезгә якын булыгыз.
Озын гомер. сүнмәс бәхет белән
Яңа матур тормыш корыгыз.
Бар гомерегез үтсен шатлык белән.
Юлларыгызга гөлләр сибелсен.
Бүген безнең кайнар котлавыбыз
Гомерлеккә бәхет китерсен.
Иң изге теләкләр белән күрше Фәнис абыең,Алсу апаң.Алинә,Фәнил,Сания апаң,Тимерҗан абыең.

1 Admin  
0
Эльвира хэм Алмаз, тагын бер кат сезне котлыйбыз .. иртэгэ туй фотоларыгызны жибэрергэ онытмагыз.. Сайт укучылары сезне матур итеп курмякчеляр.. эл.адрес. farit_59@mail.ru

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...