Бүген Комсомол
районы Урмай авылында яшәүче
Садыртдин улы Гарәфетдин абый Мифтахутдиновның 60 яшьлек юбилее.
Кадерле абый! Без
сезне чын күңелдән юбилеегез белән
кайнар котлыйбыз, hәм
җир йөзендәге иң изге, иң гузәл теләкләрне юллыйбыз. Аллаhы Тәгалә сезгә гомернен иң озынын, бехетнең иң олысын, сәләмәтлекнең иң ныгын, җан тынычлыгы , иман байлыгы насыйп итсен. Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.
Кадерле Гарәфетдин абый!
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 60 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
Иң изге телекләр
белән Ильясовлар, Сәйфутдиновлар, Мифтахутдиновлар гаиләсе һәм сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов.
|