Главная » 2011 » Январь » 22 » КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ!
11:38
КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ!
Комсомол районы Урмай авылында яшәүче Дамир улы Ирек Фәткуллин белән Әлибаш авылында яшәүче Әлфит кызы Айгөл Фәткуллинаның кичә никахлашау көннәре, савым, бүген туйлары.

Кадерле
Айгөл һәм Ирек! Без сезне иң олы бәйрәмегез - никах һәм туй көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.

Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез - гомер юлдашы.
Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен.

Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез,барлык туганнарыгыз, дус- ишләрегез һәм сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов!


Просмотров: 688 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 3
3 Ирина  
0
Ай-кояш йозлэре
Кояшлы кезлэре...
Табышкан,кавышкан
Пар былбыл узлэре...
Бер генэ дигэне-
Юктыр ла тиннэре...
Ун булсын,гел булсын,
Бэхетле кеннэре...
БЭХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ!!!

2 туганнарыгыз.  
0
Хөрмәтле кияүебез Ирек,сеңелебез Айгөл!
Озын гомер язсын сезгә Ходай ,
Кояш бирсен сезгә яктылык ,
Балаларыгыз гына түгел оныкларыгызда
китерсеннәр сезгә изгелек!
Бәхетле,саулыклы,озын гомерле
булыгыз.А.Т.сезне тигезлектән аермасын,
соңгы сулышыгызга кадәр йөрәгегез бер булып типсен
Ходаем!!!!
Туегыз хәмерсез , азан,догалар белән үтте.
Тормыш юлыгызда шулай үтсен.

1 ИРЕК хэм АЙГОЛ  
0
Ике елга кушылып акса
Кин хэм тулы була сулары
Безнен телэк:ярларыннан ташып
Аксын сезнен тормыш юллары.
Серлэрегез сезнен уртак булсын,
Тэгэрэшеп уссен нэнилэр.
"Соеп туймаслык безнен оныклар ",-дип
Соенсеннэр эти-энилэр.
ин изге телэклэр белэн туганнарыгыз Янбаевлар гаилясе

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...