Главная » 2012 » Январь » 28 » КОТЛЫЙБЫЗ!
07:45
КОТЛЫЙБЫЗ!

Урмай авылында яшәүче Камил улы Ильнур Диаров белән Тукай авылында яшәүче Гелгенә Ибрагимованың кичә никах-савым , бүген туй көннәре.

Кадерле Ильнур һәм Гелгенә! Без сезне иң олы бәйрәмегез - парлашып никахлашкан һәм туй көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.

Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез - гомер юлдашы.
Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен.

Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез,барлык туганнарыгыз, дус- ишләрегез исеменнән сайтны алып баручы Фәрит Гыйбатдинов.

Просмотров: 985 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 4
4 666  
0
Матурларым минем! Бэхетле булыгыз! Без сезне бииииик яратабыз )))
Фэрит абыйга Аллах Саулык бирсен иде. Бер кешенеде поздравить итерге онытмый, барыбызнында күнелен куре бэлә

3 Cулеймановлар гаиләсе  
0
Гомердә бер генә, бердәнбер генә була торган туй мәҗлесегез белән тәбрик итәбез. Гомерегезнең шушы көн шикелле матур, бердәнбер, кабатланмас шатлык куанычлар белән тулып торуын телим. Һәрвакыт, кояш нурлары ал чәчәкләрне җылыга коендырган кебек, бер берегезне сөю-назга төреп, мәхәбәткә коендырып яшәгез. Тормышыгыз бәхеткә, гаиләгез сабыйларга тулы булсын, сезгә дигән ризык, муллык, илаһи хисләр таң саен яңарып туып торсын. Бары тик бәхетле ата-ананың бәхетле кызы-улы, бәхетле балаларның бәхетле әтисе- әнисе булып яшәргә дә сезгә яшәргә…

2 РЭЗИНЭ  
0
кадерле классташым Ильнур хэм Гелгенэ!!!
туй коннэре ин шатлыклы коннэр,
алда омет, бэхет, мэхэббэт.
тукми, чэчми гомер буйларына
илтэ торган изге бэрэкэт.
бэхет кошы кунсын оегезгэ,
соенсеннэр эти-энилэр,
узегезгэ охшап тэуфыйклары белэн
тыпырдашып уссен бэбилэр!
БЭХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ!!!

1 туганнарыгыз  
0
Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.

Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез!

Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Турә булсын түрегездә —
Мәхәббәт бер-берегезгә.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...