Главная » 2012 » Январь » 20 » КОТЛЫЙБЫЗ!
21:13 КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Комсомол авылында яшәүче Рафаел улы Ринат Акшов һәм Урмай авылында яшәүче Рафаел кызы Дилә Фәсхетдиноваларның иртәгә , 21 нче январьдә, туй көннәре.
Хөрмәтле Ринат һәм Дилә! Без сезне иң олы бәйрәмегез - туй көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы , тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын. Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрдә булган сөю хисен, Сүндермичә, мәңге саклагыз. Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, Зур тормышка илтсен юл башы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез - гомер юлдашы. Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез, барлык туганнарыгыз, дус - ишләрегез, сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов! | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...