Главная » 2012 » Январь » 11 » КОТЛЫЙБЫЗ!
16:40 КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Комсомол авылында яшәүче Рафаил кызы Динә Садртдинова һәм Альберт улы Рөстәм Вороновның нихаклашу , туй көннәре булып үтте.
Хөрмәтле Рөстәм һәм Динә! Без сезне иң олы бәйрәмегез - никах һәм туй көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы , тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын. Без Сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Кая гына барсагызда, шатлык сезгә юлдаш булсын. Йөзегез кояш кебек көлеп торсын. Тормышыгызда роза чәчәкләре кебек Кешеләрне сокландырып торыгыз. Икегез дә пар килгәнсез Котлы булсын туегыз. Бәхет белән балкып торсын Сезнең тормыш юлыгыз. Изге мәхәббәт хисләрен Вакламыйча саклагыз. Тормыш дигән олы юлдаш Гел янәшә атлагыз! Шатлык белән тулып торсын Сезнең тормыш кесәгез. Бер тамырдан үскән гөлдәй Гел янәшә яшәгез. Котлы булсын туегыз. Уртак булсын уегыз, бәхетле булыгыз! Зарыгып коткэн туй конегез килде, Бар доньяны голгэ, нурга кумде. Пар балдаклар балкый бэхет юрап, Барыбыз да сокланабыз сезгэ карап! Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз, Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз. Яшәгез сез бер-берегезне яратып, Бу җиһанга сөю нуры таратып! Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез, барлык туганнарыгыз, дус - ишләрегез, сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов! | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...