Главная » 2012 » Январь » 4 » КОТЛЫЙБЫЗ!
13:14
КОТЛЫЙБЫЗ!

Урмай авылында яшәүче  Рамил  кызы Эльвира Садртдинова һәм Минзәкрәм  улы Линар Табаевларның никах-савым , бүген  туй көннәре. 

Кадерле Линар, кадерле Эльвира! 

 Сез  Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз.  Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес.   Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, Эльвира - Линарның хатыны, Линар - Эльвираның ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көннәрегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез. Сезнең бүген никах көнегез, киләчәк көннәрдә кызыл туегыз.  

 Һәм инде менә кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим. 

Бүген сөю диңгезендә 

 Рәхәтләнеп йөзегез, 

 Мәрхәмәтле, бәрәкәтле, 

 Бүгенгедәй мәхәббәтле 

 Булсын һәрбер көнегез! 

Никахыгыз һәм туй көннәрегез  котлы булсын! 

 Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, 

 Гомер буе бергә атлагыз. 

 Йөрәкләрдә булган сөю хисен, 

 Сүндермичә, мәңге саклагыз. 

 Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, 

 Зур тормышка илтсен юл башы. 

 Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, 

 Бәхетегез - гомер юлдашы. 

Иң изге теләкләр белән әти әниләре. бертуганнары, дус-ишләре  һәм  күршеләре исеменнән сайтны алып баручы Фәрит Гыйбатдинов

Просмотров: 1018 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.2/5
Всего комментариев: 1
1 урмай)  
0
фотолар кетеп калабыз)))

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...