06:14 КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Комсомол районы Урмай авылында яшәүче Вагиз кызы Динә Апракова белән Канаш шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз
Камил улы Илнур Мжгиевның үткән җомга көн никахлашу көннәре бүген кызыл туй көннәре. Кадерле Илнур
һәм Динә! Без сезне иң олы
бәйрәмегез - никах һәм туй көнегез белән котлыйбыз.Сезне чын күңелдән яңа
тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын
да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын.
Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын. Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы. Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез - гомер юлдашы. Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен. Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен. Әби-бабайлардан калган Иң изге күркәм йола – Никахтан соң егет һәм кыз Ир белән хатын була. Күктә укылмаса никах, Кушылмас һичбер йөрәк. Никах кануннарын үтәп Гомер итәргә кирәк. Язышлардан юктыр узыш, Никах булсын гомерле. Ходай бүләк итеп бирә Һәр кешегә гомерне. Хәзрәт никах укыганда Рәхмәтен салсын Аллаһ. Лә-илләһе иллял-лаһ Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ! Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез,барлык туганнарыгыз, дус- ишләрегез һәм сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов! | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||