16:34 КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Бүген Урмай авылында туып үскән Зиннәтҗан кызы Гөлназ Камальдинованың һәм Канаш шәһәрендә туып үскән Галимятулла улы Ринат Минуллиның туй көннәре. Икесе дә илебезнең башкаласы Мәскәү шәһәрендә яшиләр. Ринат Галимятуллович танылган врач, күп еллар Канаш шәһәрендә кордиология үзәгендә неврология бүлеген җитәкләде. Кадерле кияү Ринат, кадерле кәләш Гөлназ! Сез Аллаһы Тәгалә
каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз. Бүген сезнең кызыл туегыз. Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, Гөлназ – Ринатның хатыны, Ринат- Гөлназның ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез. Гаилә кору – зур юлларның башы Юлларыгыз һәрчак ак булсын Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын Чәчәкләре мәңге саф булсын. Бер-берегезне табып кавышкансыз, Икегез дэ нинди сойкемле! Кузгэ-куз карашып елмаясыз, Бер гол чэчэклэре шикелле! Бер-берегезгэ ныклы терэк, Иптэш, сердэш булыгыз, Давыл-янгырга бирешми Гел янэшэ торыгыз! Котлы булсын туегыз! Зарыгып коткэн туй конегез килде, Бар доньяны голгэ, нурга кумде. Пар балдаклар балкый бэхет юрап, Барыбыз да сокланабыз
сезгэ карап! Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз, Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз. Яшәгез сез бер-берегезне яратып, Бу җиһанга сөю нуры таратып! Иң изге теләкләр белән сайт укучылары исеменнән дустыгыз Фәрит Гыйбатдинов. | |
|
Всего комментариев: 3 | ||||
| ||||