Главная » 2011 » Апрель » 9 » КОТЛЫЙБЫЗ!
12:17
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген Урмай авылында яшәүче Минзәки улы Илфат Гайнуллин белән Каенлык авылында яшәүче Зиятдин кызы Чулпан Шәмшетдинованың савым-никах,  иртәгә туй көннәре. 

Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках - ул  туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр. 

Сез әлеге мизгелдән башлап  гаилә булып саналасыз, Чулпан  Илфат  хатыны, Илфат -  Чулпанның ире дигән яңа, гомерлек статус алдыгыз. Бүгенге көнегез  бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез. 

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр... , ...мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б 

Һәм инде менә Илфат белән Чулпанның әти-әниләренең  иң бәхетле көннәре бүгенге көн.  Шулай булгач сезне иң  матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телибез. 

Иң изге теләкләр белән бөтен туганнар һәм сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов

Просмотров: 764 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/3
Всего комментариев: 1
1 ...  
0
Кияү һәм кәләш!
Юллар кебек озын гомер сезгә,
Кайгы җиле бердә тимәсен.
Заман кораллары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.

Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән буегыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.
Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын.
Сыйлагыз дусны яратып,
Дуслар гел килеп торсын.
Тасма телләр белән сезгә
Дошманнар сыенмасын.
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...