Главная » 2011 » Февраль » 11 » Котлыйбыз! Никахлашу көнегез белән!
08:46
Котлыйбыз! Никахлашу көнегез белән!
Комсомол районы Урмай авылында яшәүче Тахир кызы Эльвира  Абеева  белән Тукай авылында яшәүче Рафаел улы Ирек  Хабибуллинның 11-нче февральдә никахлашу көннәре.

Кадерле Ирек
һәм Эльвира  Без сезне иң олы бәйрәмегез - никах һәм туй көнегез белән котлыйбыз.Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.

Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез - гомер юлдашы.
Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен.

Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез, барлык туганнарыгыз, дус- ишләрегез һәм сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов!
Просмотров: 846 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 4
4 Gelfija  
0
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дэ нинди сойкемле!
Кузгэ-куз карашып елмаясыз,
Бер гол чэчэклэре шикелле!

Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булыгыз,
Давыл-янгырга бирешми
Гел янэшэ торыгыз!
Котлы булсын туегыз!


3 Габдулловлар гаилесе  
0
Ирек -Эльвира
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез - гомер юлдашы

2 Эльвира hэм Ирек!!!  
0
Ике тармак гел шикелле
Пар яшэгез гомергэ
Бэхет кулендэ йезегез
Аккошлардай гел бергэ!!!

1 Рэзинэ  
0
Эльвира Ирек
Тәбрик итәм, кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгем шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегезгә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...