Главная » 2010 » Ноябрь » 17 » КОРБАН АЕ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!
07:38
КОРБАН АЕ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!
Бездә нигездә корбаннарга сарык чалалар. Тире җыючылар  аның тиресенә бик исләре китми. Нишләтергә аны?
Әле , шөкер кылыйк, шулай да  сарык тиресен җыючылар бар. Аны сатырга була. Саткан акчасын садәка итеп бирергә кирәк. Садәкасын берничә кешегә бирсәң дә ярый. Әмма, бер кешегә генә бирү хәерлерәк. Шаригатьтә, корбан тиресен иләтеп, үз ихтыяҗында куллансаң да ярый дигән хөкем бар. Әмма саткан акчасын үзеңә кулланырга ярамый.
Корбан ите ничәгә бүленә? Хәзер бит итсез торучы юктыр да. Тулаем гына садәка итеп бирсәң буламы?
Корбан ите өч өлешкә бүленә. Бер өлеше үз гаиләңә, тагын  берсе мәҗлес итеп, туган-тумача, кардәшләрне, чакырган кунакларны сыйларга тотыла. Өченче өлеш ятим, фәкыйрь кешеләргә бирелә.
Бу аларның хакы. Әмма, корбанны тулаем садәка итеп бирү дә сәваплы эш.Соңгы елларда, корбан итен шәкертләр укый торган мәдрәсәләргә бирү гадәткә керде. Мисалга, Шыгырдандагы  мәдрәсә нигездә  корбан итләре белән тәэмин ителә.
Корбан итеннән нинди ризыклар пешерергә ярый? Бер аш кынамы?
Юк , бер шулпа гына түгел. Теләсә нинди ризык пешерергә мөмкин. Пылауга да, кыздырма пешерергә дә Корбан ите ярый.
Корбанга мал чалу урынына корбан бәясе күләмендә акча гына садәка итеп бирергә ярыймы?
Мал таба алмаганда, яки чалу көннәрендә өлгерә алмаганда, яки башка  сәбәп белән дә, корбан малы хакы күләмендә садәка итеп, корбан нияттән бирсәң ярый. Галимнәрдән, Әхмәдһади Максуди моны ярый дип тапкан.
Корбан итен башка диндәге кешеләргә ашатырга ярыймы?
Ярый. Өеңә кунак килеп керсә башка милләт-дин кешесе булса да, корбаннан авыз иттерү начар түгел. Ибраһим с.а.в. моны үтәгән. Кайберәүләр:"Минем күршемдә тол хатын, әби булса да, ул - чуваш, марҗа, шуңа күрә мин аңа корбан ите кертмим",-ди.
Әмма, алар да сөенсен, хәләл булган корбан итен авыз итсен һәм Исламга булган мәхәббәтләре артсын. Алар мөселманнарда нинди гаделлек, нинди күркәм бәйрәм барлыгын күрсен.
Газета ГӨЛСТАН, №021, ноябрь 2010г.


Просмотров: 619 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...