Главная » 2011 » Апрель » 7 » Конкурса- инша: Кашапова Алинә, Сарман, Татарстан
06:55
Конкурса- инша: Кашапова Алинә, Сарман, Татарстан

   "Сарманыбызның якты йолдызы” Сарман ягын җыр ягы диләр. Безнең төбәктә моңлы илһамлы кешеләр күп яши. Моңа районнан чыккан язучыларны санасаң да ышанасың. Арада исемнәре республикадан читтә дә күпләргә яхшы таныш булганнары бар. Биредә иң беренчеләрдән итеп күңеле, йөрәге тылсымлы моң белән ургып агучы Клара Гариф  кызы Булатованы  атарга мөмкин.

     Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Шуңа күрә Кларага балачактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә.

     1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый. Бишектән төшкәч тә бик әдәпле һәм әдәби сүзләр, шигырьләр ишетеп үскән балада шигърияткә көчле омтылыш тәрбияләнү гаҗәп түгелдер.

     Клара Булатова урта белемне Сарман мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук  елның көзеннән Клара Булатова хезмәт юлын башлый.Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли.1962-1965 елларда ул янадан мәктәптә - Әлмәт районының Колшәрип авылында тел- әдәбият, тарих укыта.

     Клара Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырләре матбугатта күренгән яшь шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби тугәрәкләргә йөри башлый, "Татарстан яшьләре”, "Совет  Татарстаны” журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә.

             1965-1969 елларда  Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам итә. 1965 елда аның шигъри бәйләме "Дуслык” исемле күмәк җыентыгы басылып чыга. 1967 елда "Язлар алда” исемле мөстәкыйль китабы- лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

    Университетны тәмамлаганнан соң Клара Булатова Әлмәт районы Яна Кәшер урта мәктәбенә тел һәм әдәбият укытучысы булып килә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан "Укытучы-методист” дигән мактаулы исем бирелә.

     Клара Булатова – баш-аягы белән авыл шагыйрәсе. Аның шигырьләрендә авыл табигате: җырлы-кәккүкле урманнар, чәчәкле-күбәләкле болыннар, дулкынланып утырган арыш, өч буын сикерткән бодай, тал-тирәкле елга-инеш буйлары, алсу- аяз таңнар, айлы кичләр, мул иген, күп төрле образлы бизәү белән, татар авыл теле белән җырлап торалар.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китә калсам үзгә бер якка,

Таллар җырлап чишмәләрне чыңлап,

Өянекләр елап озата.

    Клара Булатованың җанына газиз һәм кадерле авыл хатын-кыз образлары, шуларны яратып, сокланып яза ул. Анда ак күлмәк, йә ал күлмәк кигән, ак яулык бәйләгән, мөләем йөзле бик булдыклы апайлар, укытучылар, ак алъяпкычларын җилфердәтеп эшләп йөргән уңган киленнәр, фермаларда хезмәт куйган бик чибәр,  шаян, вәгъдәләренә тугрылыклы булган яшь кызлар - барысы да бик бәхетле кешеләр. Табигатьтәге үзгәрешләрне бары тик сизгер хатын-кыз җаны гына тоя алган мизгелләр Клара Булатова каләме белән шигырьгә әверелгән

Әллә нинди серләр яз башында,

 Җирдә яшерен көчләр кузгала

Умырзая шыта кар астында,

Миләүшәләр эчтән тын ала.

    Шагыйрә бик күп шигырьләрендә бәхетле язмышны, шат күңелле, сөйкемле кешеләр турында яза. Бер уйлаганда, ул дөньяның аллы-гөлле якларына гына карап тора кебек, ләкин шагыйрәнең шигырьләре белән күбрәк танышкан саен тормышның күләгәле яклары: шәфкатьсезлек, битарафлык аның йөрәген тынгысызлый. Шигырьләрендә  бу начар үзгәрешләргә нәфрәт белдерә.

    Клара Булатова лирик шагыйрә. Лирик шигырьләрендә ул үзенең, кешеләрнең күңел тирбәлешләрен табигать күренешләренә бик оста итеп, образлы бәйләп бирә белә.Аның шигырьләрендә ак төсләр, пакъ хисләр, олыгаю-җитлегү моңнары, көзге урманнар, саргая башлаган яфраклар, урак басу-кырлар, күп төрле образлар, күп бизәкле соклану булып кеше гомеренең бер мизгеле итеп бирелә.

    Клара Булатова шигырь укымаган бер авыл, бер клуб та юктыр. Ул эшче яшьләр гомуми торагына бер үзе барып әдәби кичә ясап кайта, больницага барып, врачларга, авыруларга, сестраларга шигырьләрен укый.

      Укытучылык хезмәте – Клара Булатованың иҗатының буыннан-буынга сузылган үзәк темаларының берсе. Яшьлек оптимизмы, тормышны ихлас ярату, аның киләчәгенә тирән ышану, самими кичерешләр ... авторның шушы үз профессиясе – белгече үзенчәлекләрен тасвирлаган шигъри юлларыннан да ташып – ургылып тора. Шагыйрә бу яраткан хезмәтенә бәхетенең югары бер чагылышы итеп карый.

Клара Булатова Шагыйрь булып туган кеше, шигырь җанлы,  талантлы бик популяр шагыйрә ул.

 

Просмотров: 2921 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 1
1 Неля  
0
молодец)))

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...