Главная » 2011 » Февраль » 12 » Конкурска инша: Айнур Җамалетдинов, Тукай авылы
10:03
Конкурска инша: Айнур Җамалетдинов, Тукай авылы

"АЛАР ЮЛБАРСТАН ДА КӨЧЛЕРӘК БУЛГАН”  

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих үзе безгә

Саклап килә ерак еллардан!     

    2009 елның 21 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәре үзәгендәге борынгы паркта Польша Республикасының Леон Крычинский исемендәге Татар мәдәнияты халык үзәге офисы янында татарларга һәйкәл куелды. Бу һәйкәл Грюнвальд бәрелешендә полякларның җиңүгә ирешүенә 600 ел тулу уңаеннан һәм бу  сугышта  полякларга өскә чыгарга  ярдәм иткән татар сугышчылары батырлыгы хөрмәтенә барлыкка килә.

    Бу тамаша дөнья күләмендә татарларның абруен күтәрүгә зур бер адым булды. Шушы форсаттан файдаланып, татар халкының бер кисәкчәсен тәшкил иткән авылдашларымның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларыннан бер- ике мизгелгә тукталып китәргә булдым

    Тукай авылы үткән гасырның кырыгынчы елларында 200 хуҗалыктан да ким булган бер татар (мишәр) авылы. Авылда бер меңгә якын кеше яшәгән. 1941 елда немец фашисты Ватаныбызга сугыш башлап җибәрә. 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы халык хәтерендә якташларыбызның горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе булып саклана. Әрнү- чөнки Ватан өчен сугышта һәлак булган батырларны беркайчан да кире кайтарып булмый. Әмма Ватанның батыр уллары һәм кызлары дошман алдында  тез чүкмәгән, кешелек тарихындагы иң авыр авыр, иң газаплы сугышта чын фидакарьлек күрсәтеп җигеп чыккан һәм Европадагы бик күп илләрне азат иткән.

    Дүрт ел эчендә Тукай авылыннан гына да 184 кеше Ватанны явыз дошманнан азат итүдә катнаша һәм шуларның 86сы "бер кайтмасак, бер  кайтырбыз” дип китсәләр дә яңадан туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмаган. Алар туган авылыннан еракта мәңгелек йокыга талганнар. Ватаныбыз өчен башларын салган бу батырларны онытырга тиеш түгелбез. Алар безнең арада. Алар арасында бер нәселдән, бер йорттан 3-4әр кеше китүчеләр дә бар.    Менә шундыйларның кайберләре: Гафуров Гилманның дүрт малае Гималетдин, Хайретдин, Гелметдин, Садритдин һәм Гималетдинның малае Кияметдин яу кырыннан кайта алмыйлар, Әхмәтҗанов Мөхәммәтгалиның дүрт малае Гилачетдин, Бәдритдин, Камаретдин, Әкрәметдиннән Гилачетдин белән Әкрәметдин яу кырында мәңелек йокыга талып калалалар. Бикнеев Гибатдинның алты малаеннан бишесе Ватанны саклауда яу кырында була (Шәйхелислам, Габдрахман, Хабибрахман, Фәйзрахман, Мифтахетдин), ә берсе –Фәттахетдин Мәскәү заводларының берсендә бронь белән эш итә. Мондый мисалларны күп күрсәтергә мөмкин, тик мин монда яу кырында күпләргә үрнәк булырлык батырлыклар күрсәткән һәм  аларның батырлыклары хакында өндәмәләр(листовка), поэма, хикәяләр,газеталарда мәкаләләр  язылган бер-ике авылдаш хакында язып үтмәкче булам.

    Гиниятулла (Геннадий) Габайдуллин ул вакыттагы Казан гбернасы Чүил өязе Олы Кишәле волостенә кергән Тукай авылында (хәзерге Чувашстанның Комсомол районы)гади авыл хезмәткәрләре Гобәйдулла бабай  белән Кәмилә әби Гафиятуллиннар гаиләсендә 1914 елда туа һәм яшьлеген авылда уздыра. Гиниятулла Габайдуллин 18 яше тулар тулмас авылдашлар белән Балахна шәһәренә эшкә китә һәм соңыннан Горький шәһәрендәге автозаводта эшли. 1936-39 елларда Ерак Көнчыгышта Кызыл Армия сафында хезмәт итә һәм хезмәт срогын тутырып янә дә автозаводка  әйләнеп кайта. 1941 елда тыныч тормышны тар-мар итү теләге белән Гитлер армиясе Советлар Союзына сугыш башлый. Билгеле инде яшь егет мондый чакта моңа битараф кала алмый һәм 1941 елның август аенда үз теләге белән сугышка китә. Армия сафында чыныгу алган өлкән сержантны  эзләнүчеләр (разведчик) группасының командиры итеп билгелиләр. 1942 елның февраленда өлкән сержант Г.Габайдуллин җитәкләгән 6 эзләнүче (разведчик) Ржев шәһәре тирәсендә засадага эләгә. Бәрелешнең беренче минутларында ук иптәшләре һәлак була, тәнендә 18 ярасы булган  авылдашыбыз берүзе сугышып 41фашистны юк итә. Вакытында килеп җиткән ярдәм группасы гына аны үлемнән коткарып кала. Бу бәрелештә күрсәткән батырлыклары өчен Геннадий (Гиниятула) Габайдулла улы Габайдуллинга 1942 елның 24 мартында СССР Югары Советы Президиумы Указынигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Авыр яралы солдат бер ел буе госпитальдә дәвалана. Ул савыгып чыккач хәрби училищедә тизләтелгән курслар узып, Ленинград фронтында сугыша, Берлинны штурмлауда катнаша. Немец фашистларына каршы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул янә дә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ул 1945 елның декабреннән хәрби хезмәттен тәмамлап яңадан автозаводка әйләнеп кайта һәм заводның ДОСААФ комитетын җитәкли һәм Ерак Көнчыгыштагы шахталарның берсендә машинист булып эшли.

    Г.Г.Габайдуллин1981 елның 14 маенда  вафат була һәм Н.Новгород шәһәрендә җирлә.

    Яшьләргә патриотик тәрбия бирү йөзеннән авылдашыбызның батырлыгы хакында 1943 елда Казанда Татгосиздат нәшриятендә китап чыга. 1944 елда Кызыл Армиянең Баш Политик Управлениесе тарафыннан чыгарылган "Немец – иң явыз дошман” исемле листовкада аның батырлыгы башка солдатларга мисал итеп күрсәтелгән. Аның хакында өч төбәк үз батыры итеп күрсәтеп Советлар Союзы Геройларына багышланган китапларда язалар. Чувашстанда аны шушы төбәктә туып  үскән батыр егет итеп күрсәләр, Түбән Новгородлылар аны ул аннан фронтка киткән һәм сугыштан соңгы чорда шунда гомер иткән өчен; ә инде Татарстанлылар аны татар егете буларак үз итәләр. 1943 елда Мәхмүд Максуд Г.Габайдуллинга багышланган "Батыр турында җыр” поэмасын, ә Чувашстан җирлегендә 14 нче запас укчылар бригадасы сугышчысы Иван Галезник "Баллада о герое-земляке” поэмасын аңа багышлап иҗат итәләр. Саный китсәң бик күп алар.

    Г.Г.Габайдуллин исемен мәңгеләштерү йөзеннән Тукай авылында ул яшәгән урамга аның исеме бирелә.

    1943 елны "Совет әдәбияты” (хәзерге "Казан утлары”) журналының 7 нче номерында язучы Абдулла Әхмәтнең "Өч егет” исемле повесте дөнья күрә. Бу повесть безнең өчен шунысы белән кадерле, чөнки анда Бөек Ватан сугышында аеруча батырлык күрсәткән авылдашыбыз Ибниямин Гиниятуллин хакында язылган. Ибниямин Гиниятуллин 1909 елда урта хәлле авыл эшчәне гаиләсендә дөньяга килә. Яшьүсмер чагында әтисе һәм ир туганнары белән җир эшкәртә, шәхси хуҗалыкларында эш итәләр. Туганнар һәрберсе үз гаиләсен булдыра 1931 елда күмәкхуҗалыкка берләшеп эш итәләр. Тормышлар җайланып кына барганда Бөек Ватан сугышы башлана һәм өч туган Мәсәлим, Ибраһим һәм Ибниямин фронтка китәләр.  Ибнияминның сугышта күрсәткән батырлыгы башкаларга да үрнәк булырлык була һәм бу хакта Совет информбюросы болай яза: "Калинин фронтында немецлар пехотасының бер отряды сугышчан сакчылыкта торучы сержант Лебедевка, кызылармеец Нурулаевка һәм кызылармеец Гыйниятуллинга һөҗүм иткән иде. Өч сугышчы бер сәгать буена пулемет уты белән немецларның һөҗүмен кире кайтарып тордылар. Дошманның сан ягыннан өстен көчләренә каршы тигезсез сугышта Лебедев, Нурулаев һәм Гыйниятуллин иптәшләр 60 гитлерчыны юк иттеләр. Н-че подразделениенең ярдәме килеп җитеп, немецлар отрядының калдыклары юк ителде. Кул пулеметлары, автоматлар һәм винтовкалар кулга төшерелде

Өч милләт вәкилләре татар Ибниямин Гиниятуллин, рус Лебедев, үзбәк Нурулаев Ватан алдында биргән антларын намус белән үтиләр. Ибниямин Гиннәтуллинга немец фашистына каршы көрәштә пулеметчы да, разведчик та, автоматчы да булырга туры килә. Авылдашыбыз Ибниямин сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.Авылдашыбыз Ибниямин 1944 елның август аенда Витебск өлкәсендә барган бер сугышта алган ярасыннан вафат була  Төрле чыганакларга таянып А..Әхмәт "Өч егет” повестен язып авылдашыбызның исемен мәңгеләштерә.

    Кыю, курку белмәс батыр авылдашлар хакында күп нәрсә язып булыр иде, тик язу күләме чикле булу сәбәпле калганнарын башка язмаларда бирергә теләк зур.

Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кереп калган Бөек Ватан сугышында җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.

    Моннан 65 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү Байрагы кадый, Кораллы көчләребезнең хәлиткеч һөҗүмнәрдә җиңеп чыгуы, халкыбызның тылда үз – үзен аямыйча эшләве нәтиҗәсендә күпмилләтле илебез фашизмга каршы канкойгыч сугышта җиңүгә ирешә.

    Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан – ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмый.

    Ватан сугышы беткәнгә дә инде 65 ел. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

   Ил халкы кешелекнең иң явыз дошманы – фашизмны җиңеп чыкты. Монда безнең авылыбыз кешеләренең дә өлеше бар. Без шул халыкның дәвамчылары. Димәк ки, без җиңүчеләр токымыннан.

    Әгәр дә без аларның каһарманлыгы алдында йөз чөерсәк, тарих безне кичермәс. без, исәннәр, һәр каһарманга үлгәнче бурычлыбыз. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә тиешбез. Чөнки моны бездән моңлы үткәнебез һәм күзләребезгә сораулы карашын төбәгән киләчәк  таләп итә.

    Бүгенге сынауларда сынатмас өчен җиңүчеләрдән үрнәк алыйк. Чөнки тормышыбызны безнең үзебезгә җайлыйсы, көйлисе, матур итеп төзисе.

    Алдагы гасырларда яу кырында һәлак булган батырлар бөтенләй булмасын иде. Безгә, моңа кадәр булган каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп, тыныч тормышта матур гына гомер итәргә язсын!

 

 

 

Просмотров: 2127 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.5/4
Всего комментариев: 1
1 сайтның янатары  
0
Фәрит әфәнде, берсеннән берсе кызыклы проектлар уйлап табугызга бик шатмын. Бу мәкалә дә тарихка бай һәм киләчәк буынга патриотик тәрбия бирерлек материал. Дөрестән дә без төбәк тарихларын бер читкә куеп торабыз бит. Үз төбәгеңнен тарихын белми торып югарыга үрмәләү әби-бабаларыбыз, авылдашларыбыз алдында зур гөнаһтыр ул. Милләттәшләр, языгыз үзебезнең хезмәт геройлары турында да.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...