Главная » 2011 » Февраль » 9 » Конкурс инша :Татарстан республикасы Яшел Үзән(Зеленодол ) районы Васильево бистәсеннән Надия Шекаева
20:10
Конкурс инша :Татарстан республикасы Яшел Үзән(Зеленодол ) районы Васильево бистәсеннән Надия Шекаева

Татарстан  республикасы Яшел Үзән(Зеленодол ) районы Васильево бистәсенең  2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле              укытучысы  Шекаева Надия Фаяз кызы Туган  ягыбызда  үсеп, тормыш  юлына  аяк  баскан танылган  шәхес – Азат Вергазовның тормышы һәм иҗаты                                  

                                                   -1-

Зеленодол районы Каюм Насыйри ,Афзал Шамов,Идрис Туктар,Назим      Ханзафаров,Мәхмүт Хәсәнов,Азат Вергазов,Шәриф Сайкин,Гомәр  Саттаров,Резидә Төхвәтуллина кебек атаклы кешеләр белән дан-лыклы.Шулар арасыннан минем Азат абый Вергазовның тормыш юлы-                        на ,иҗатына якыннанрак тукталасым килә.Ни өчен дигән сорауга , минем җавабым:беренчедән,Азат абый -минем якташым,икенчедән, без   аның белән коллегалар,өченчедән,миңа Азат исеме бик ошый. Минем улым да Азат исемле.

    Азат Вергазов  1932елның  8мартында Пенза өлкәсе Неверкин  ра-      йоны Карновар авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.1937елны алар гаиләләре  белән Татарстанга күчеп кайталар һәм Зеленодольск    районының Карауҗа авылында төпләнәләр.Ул монда урта мәктәпне                      тәмамлый .Казан дәүләт педагогия институтының  тарих  факульте-тында  укый.Армиядә хезмәт итеп кайткач,Карауҗа мәктәбендә тарих    һәм география укыта.1958-1964елларда Зур Җәке авылы мәктәбендә директор ,һәм яңадан Карауҗага кайтып,1970елга кадәр мәктәптә укы-  ту мөдире,укытучы булып эшли.Бу елларда ул үзен  оста педагог та,булдырып булмый торганны булдырган мәктәп дирекрторы да итеп таныта.1970елны алар Зеленодол шәһәренә күчеп китәләр.Азат абый  республика телевидениесендә әдәби тапшырулар редакторы булып    озак эшләү дәверендә халык йөрәгенә юл тапкан  җитәкче дә,тукса-       нынчы еллар башындаЯшел Үзән шәһәрендә журнал хәтле журнал         чыгара алган мөхәррир буларак та билгеле.

     "Аҗаган”журналының  беренче  санына (1991) сүз башында  Верга-  зов болай дип яза:”Юлчыга юлдаш кирәк.Яхшы,күңелгә якын,дустанә сүз катардай,каткан күңелләреңне эретердәй,адашканда гына түгел,     сәфәр башында ук юл күрсәтердәй,егылганда тартып торгызырдай дус кирәк”.Бу - аның  төп девизы.Аҗаган образына язучы яшәү мәгънә-  сен салган:”Төн.Күзеңә китереп төртсәләр дә,күрә алмаслык караңгы... Шулчак ерактагы офыкта һич көтмәгәндә аҗаган арыш камчылый башлый.Аяк астындагы барыр юлың яктырып киткәндәй була.Талгын җил колак яфракларына кагылып уза.Борынны арышның балавыз-ланып  өлгереп килә торган вакытына гына хас хуш ис  кытыклый.  Аһ,ул мизгел!Аны бернигә дә- алтынга да,зиннәтле асылташларга да алыштырып булмый.Аҗаган еш уйнаган елны арыш башаклары саллы булып өлгерә.Димәк,ипи була.Кара икмәк! Арыш икмәге! "                                                                                                       

                                                   -2-

Язучылар  дөньясында  ирешелгән  казанышлар эчендә  Азат Вер-газов  да  мәртәбәле  урын тота.Аның  үз язу стиле бар.Тормышны                      сурәтләгәндә  үзе генә тапкан буяуларны оста итеп әсәр тукымасына сала белә  ул.Әйе,ул тумыштан килгән зур язучылык  сәләтенә  ия.     Вергазов –кечкенәдән үк шигырь җене кагылган шагыйрь.Бала чакта     ук  Ватан сугышы кырларында йөргән  газиз әтисенә хатларын шигырь  юллары белән язган.Үзенең беренче шигырь җыентыгына юлламада      автор болай ди:”Кеше йөрмәгән сукмаклардан йөрергә яратам”.1993      нче елда чыккан "Язгы сөйләшү”исемле сайланма шигырьләр китабында әнә шул сукмаклар хикмәти буяуларда кешегә ачыла.Әллә-ни ялтырап,ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тормыйлар аның ши-гырьләре.Әмма аларның күбесе җиңел укыла,тиз кабул ителә.Азат              абыйның  җитәрлек  дәрәҗәдә йөгерек теле,үзенчәлекле стилисти-касы бар.Күп кенә шигырьләрдә гражданлык мотивлары өстенлек итә.”Без сезнең каннан”,”Төн пәрдәсен ертып...”,”Кабер монологы”,         "Җирне бизим”,”Атом чоры диалогы” кебек шигырьләр авторның бүген- ге дөньяга ,тормышка карата актив позициясен калку итеп күрсәтә.Ты-  нычлык өчен көрәш,гомер,яшәү турындагы уйланулар,җир язмышы өчен борчылу...Төп темалар әнә шулар.”Ахак шәүләсе”н кечкенә поэ-   ма дип тә атарга мөмкин булыр иде.Гражданнар сугышы елларында  ерткычларча үтерелгән кызылармеец авылдашына багышлап язылган әлеге әсәр бәхет өчен көрәш,якты киләчәк мотивлары поэтик бизәкләр белән яктыртылган шигъри сурәтләүләрдән тора.

     Авторның табигать турындагы шигырьләре дә матур образларга ,       сурәтләү чараларына бай.”Борылмалы ерганагым,кайда калдың?” ,         "Яз”,”Җил ни ди?”,”Март зарыгып көтү белән тулы”,”Бу син, яшьлек "                 төсле шигырьләр шул хакта сөйли.                                                                       

      Сатирик,юмористик шигырьләрне һәр шагыйрь дә яза алмый.Бү-     генге көндә алар бигрәк тә кирәк .А.Вергазовның  сатирик шигырьләре, мәсәлләре җыентыкта байтак .Бу –җәмгыятьтәге тискәре күренешләр-не ,эчкече,ришвәтче,ялагай һәм ялкау типларны тәнкыйтьләүче,алар-  ны фаш итүче әсәрләр. 

                                                   -3-

Азат Вергазов –прозада бормалы сюжетлар,әдәби портретлар,бары тик үзенчә генә булган пейзажлар остасы.Аның төп чәчмә әсәр-ләре:”Дулкыннар ни сөйли?”,”Ташу”,”Уяну”,”Авырткан башка тимер та-   рак”,”Хыялый Хәяли”,”Без –сезнең балалар”,”Йөрәк җыр сорый”по-                           вестьлары,”Кайту”романы.

      Язучының әсәрләрендә моңсу романтика белән үткен сатира һәм      яздай ягымлы юмор бергә кушылып бара.Аның әсәрләре дә үзе кебек.

Тыштан кырыс,ә эчендә шау чәчәкле көләч бакча,тыштан басынкы,ә     эчендә арысланнар йоклап ята,җигүле пар атлар тупырдый.Азат абый  Вергазов –сүзне туп-туры әйтә ала торган кеше.

     Аның берәр әсәрен урта мәктәп программасына керткәндә нинди     яхшы булыр иде!Яшүсмерләр тормышын,мәктәп дөньясын аның кебек   белеп язган әдипләр бик аз.Әдәбият укытуда безгә нәкъ менә укучы-ларның үзләре турында язылган әсәрләре җитми.

  Менә шундый кеше ул – Азат абый.Мин бу кешене белүемә һәм аның янәшәдә  яшәвенә  бик  шатмын .

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 2005 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...