Главная » 2011 » Апрель » 6 » Конкурс-инша: Ганиев Айзат , Сарман, Татарстан
19:28
Конкурс-инша: Ганиев Айзат , Сарман, Татарстан

"Нәселем горурлыгы".Минем нәселем Бикчура хан белән бер тамырга барып тоташа. Мин моны күп кенә тикшеренүләр аша белдем. Нәселемнең күренекле кешеләре гаять күп икәнлегенә төшендем. Кызганычка каршы, аларның күбесе күптән мәрхүм инде. 

Шулар арасында бүгенге көндә районыбыз горурлыгы булган, тарихчы буларак танылган (2 томнан торган, 15 ел буена язган «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-асар фи вәкаиги Казан вә Болгар вә мөлүк әт-ташар) күренекле шәхес Морад Рәмзи (Морадулла бине Баһадиршаһ) дә бар .

Шәҗәрәмдә исемнәре милләтебезгә һәм бүгенге укучыларыбызга бик тә кадерле булган Ризаэддин бине Фәхреддин, данлы  Батыршага дәрес биргән Габдрахман хәзрәт әт- Тайсугани, Аяз Гыйләҗев, Бәширә Насыйрова, Әхмәт Тимер, Римма Ратникова һәм башка бик күпләр менә шул Бикчура хан шәҗәрәсен дәвам итүчеләр.  

Морад Рәмзи Мәкки –мөселман дине белгече һәм татар тарихчысы – озын һәм вакыйгаларга бай гомер кичерә.

 Гарәп, фарсы телләрен камил белүче, төпле гыйлем иясе, татар- пәрвар җанлы зат ул Морад Рәмзи. Ул 1855 нче елның 25 нче декабрендә хәзерге Сарман районы Иске Әлмәт авылында Баһадиршаһ-Габдулла улы гаиләсендә туган.     

Аның әтисе Баһадуршаһ Габдулла яшьтән үк ятим кала һәм яхшы белем ала алмый. Ә әнисе мөгаллимнәр гаиләсеннән чыккан укымышлы хатын була(алар Р. Фәхреддиневнең чыбык очы кардәшләре). Гаилә традицияләренә тугрылыклы калып, ул үз өйләрендә кызлар өчен башлангыч мәктәп ача.

 Әнисе Фәрхиҗамал мулла Зәйнетдин Габдукаев кызы аны бик яшьли әлиф танырга өйрәтә.

  М.Рәмзи гаиләдәге дүрт баланың берсе була. Ул алты яшендә әнисе мәктәбендә укый башлый, укырга һәм язарга өйрәнә.Сигез яшеннән Әлмәт авылы мәдрәсәсенә керә.М.Рәмзине алга таба аның әнисе ягыннан абзасы, танылган мулла Исмәгыйль әл-Кашкарыйның атаклы шәкертләренең берсе, Әлмәт имамы һәм мәдрәсә мөгаллиме шәех мулла Хөсәнетдин тәрбияли, аңа ул саллы фикерләр тулы гарәп, фарсы китапларының сәхифәләрен ача, аларны уку ачкычы аңа гомерлеккә тапшыра…Тугыз яшендә инде ул гарәп теле морфологиясен өйрәнә. Шул ук елларда башта әтисе, аннан соң абзасы белән бергә Коръән укый. 18 яшендә инде ул гарәп теле синтаксисы белән таныш була.

М.Рәмзи 1873 нче елда укуын дәвам итәргә дип Казанга килә. М.Рәмзи укуын Урта Азияда дәвам итү нияте белән Бохарага китә.1876 елның язында Кире Ташкентка әйләнеп кайта.Ул 1878 нче елда Ташкент һәм аның янындагы шәһәрләрнең хаҗ кылучылары белән бергә Согуд Гарәбстанына юнәлә.

     Морад Рәмзи 1917 нче елгы революциягә кадәр Рәсәйдә акча белән ялланып кемдер өчен хаҗга баручыны «бәдәлче» булган. Бу акча «бәдәл» дип аталган.Бер бәдәл 200 дән 2000 сумга хәтле торган. «Бу кәсеп китапларда мактаулы булмаса да, аңа керешүчеләр бик күп табылган».

Алга таба М.Рәмзи укуын Мәккә шәһәрендә дәвам итә.Шәех Габделхәмид әд-Дагыстани җитәкчелегендә хәдисләрне тирәнтен өйрәнә. Бер үк вакытта төрле фәннәр буенча Мәккәнең башка атаклы галимнәреннән дәресләр ала.

Шәех әд-Дагыстаниның дәвамчысы Мөхәммәд Салих әз-Зәвави 1885 нче елда М.Рәмзи Мәккәдән киткәнчегә кадәр аның остазы була.

 Ул Ибне әл-Гарәби язмаларын яттан белә, Габдрахман әл-Җами хезмәтләрен өйрәнә. М.Рәмзи фарсы теленнән гарәпчәгә тәрҗемә итү эшенә керешә.

Аның тәрҗемәләре 1889- 1890 нчы елларда Мәккәдә Шәех әз-Зәвави һәм аның ватандашлары акчасына басыла. 1895 нче елда М.Рәмзи Габдрахман Җәдид Германияленең сеңлесе Әсма Шаһмөхәммәд(тумышы белән Тәтеш өязенең Шепбашы авылыннан ) белән никахлаша.

  М.Рәмзинең берничә тапкыр Хиҗаздан Россияга кайтып килүе мәгълүм. Аның 1896 нчы, 1902 нче елларда -үзе генә, 1904 нче елда-хатыны һәм өч баласы белән, 1907 нче, 1909 нчы елларда янә-үзе генә, 1914 нче елның язында бөтен гаиләсе белән туган якларында булуы төгәл билгеле.

М.Рәмзи Петербург китапханәләрендә һәм архивларында эшләгән. «Тәлфик әл әхбәр…»әсәрендә М.Рәмзи, Ш Мәрҗанидән соң беренче буларак, борынгы вакытлардан алып үзе яшәгән чорга кадәрге татар халкы тарихын язарга омтыла.

Ләкин цензура бәяләмәсеннән соң Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты аның хезмәтләренә арест сала һәм тиражны  конфискацияли. Авторга суд эше кузгатыла, ул кулга алынудан чит илгә китеп кенә котылып кала.

Февраль революциясеннән соң М.Рәмзи Оренбург делегаты сыйфаты, 1917нче елның июлендә Казанда узган Бөтенроссия мөселман руханилары съездында катнаша. 1919 нчы елның язында ул Уфага бара, аннан Кызыл Яр һәм Семипалатинск аша, бик зур кыенлыклар белән Чугучакка килеп җитә. Чугучак халкы М.Рәмзине имам һәм мөдәррис урынына чакыра.

М.Рәмзи Төркестан мөселманнары арасында гына түгел, ислам динен тотучы дунган-кытайлар арасында да зур абруй казана. Базар мәчетендә алып барган дәресләренә шәкертләр генә түгел, Чугунчакның башка мәчетләреннән муллалар да йөри.Чугучакта төрки телдә беренче хөтбәне М.Рәмзи укый.

Көнчыгыш Төркестанда Милли-азатлык көрәше барган елларда М.Рәмзи бердәм фронт булып Кытайга каршы чыккан төркиләр һәм дунганнар яклы була.

Шәһәрнең дүрт мөхтәрәме, татар мәхәлләләре имамы Хафиз Гәрәй, М.Рәмзи кулга алына һәм үлемгә хөкем ителә. Ул Чугучак шәһәрендә (Кытайның Синьцзян-Уйгыр автономияле районы) күмелгән.

  Кайдадыр архивларда, иске язмаларда, төрле чыганакларда Мөхәммәдморад Рәмзи, Мөхәммәдморад әл-Минзәләви, Мөхәммәдморад әл- Мәкки, Мөхәммәдморад әл- Мәдинәи, Тутый, Гандәлиб, Әбелхәсән, Акмал, М.М.Р.Шәех Мөхәммәд, Морад Казанлы, Морад әфәнде, Бәдәлче Морад, Шәех Морад, Морадшаһ Баһадиршанов һәм тыйнак кына язылган Морад исемнәрен күрсәгез, белеп торыгыз, ул Бикчура хан оныкларының оныкларыннан берсе – күренекле татар галиме борынгы бабам Морад Рәмзи булыр.

Эшемнең максаты ул нәсел шәҗәрәмне төзү, күренекле кешеләрнең язмышларын белү, аларның ничек итеп халкыма хезмәт иткәннәрен барлау иде. Шәҗәрәмне төзеп бетергәч зур дулкынлану кичердем. Чөнки нәселемдә шундый күренекле кеше барлыгына мин эзләнә башлагач кына төшендем. Минем нәселемдәге танылган кешеләрнең тарихта зур урыннар алып торганын белдем.

XΙX гасырның соңгы чирегеннән башлап 50-60 ел буена халкына хәл кадәри   хезмәт иткән һәм аның күренекле уллары турында шактый күп хәбәрләр калдырган Морад Рәмзи арабызга кайта, аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү дәвам итә.

Мин алга таба да шәҗәрәмне өйрәнергә, үстерергә , барларга тырышачакмын.

Үземнең нәселемә кагылган кешеләр белән бик горурланам. Алдагы нәсел дәвам итүчеләр дә Сарманның, Татарстанның тормышында, тарихында шундый ук күренекле урыннар алып торырлар, татар халкы алдында бурычларын үтәрләр дип ышанып каласы килә.

 

Просмотров: 1700 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.8/5
Всего комментариев: 2
2 Aizatik_Ganiyev  
0
Рәхмәт бик зур! smile

1 Admin  
1
Әфәрин!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...