Главная » 2011 » Апрель » 6 » Конкурс-инша:Салихова Алия, Сарман , Татарстан
16:14
Конкурс-инша:Салихова Алия, Сарман , Татарстан

Ак давылда тал бөресе 

     Минем әбием,Хафизова Әнисә, Сарман районының Мортыштамак авылыннан. Авыл төзек,бик матур: үзе тау итәгенә урнашкан, авылны икегә бүлеп Минзәлә елгасы ага. Авылыбызның кешеләре дә тырыш, кунакчыл, эш сөючән. Авылның тагын бер горурлыгы бар- ул татар әдәбиятын баетуга зур өлеш керткән, Татарстан  Язучылар берлеге әгъзасы Мәдинә Маликова.

     Мәдинә апаларның төп йорты әбиемнәргә кыйгач каршы гына. Мин Мәдинә апаны кечкенәдән беләм. Ул авылга кайткан саен безгә керә, тормыш хәлләрен сораша, үзенекен сөйли. Балачакта Мәдинә апа минем әбием, аның кече сеңлесе Халисә апалар белән бергә уйнап үскән.Аннан Халисә апа белән бергә Минзәлә педагогия училищесында да бергә укыганнар.

    Әбием (хәзер инде вафат) кечкенә чакта булган хәлләрен бик җылы искә ала иде. Бер кызыклы хәлне сезгә дә сөйләп китәсем килә. Урамда уйнап йөргәндә әбием ялгыш Мәдинә апаның башына таш белән тигезә. Мәдинә апаның әнисе - Һәдия әби - кызчыгын яклап әбиемне эзләп китә.Шактый эзләгәннән соң, урамның икенче башыннан эзләп табып, кирәген бирә.Бу  вакыйганы ,Мәдинә апа кайткач, берничә тапкыр кызык итеп искә төшергәннәрен хәтерлим.

     Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 нче елның 5 нче августында Татарстан Республикасы Сарман районы Мортыштамак  авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, 1949-1959 нчы елларда Минзәлә педагогия училищесында укый, аннары Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, берөзлексез журналистлык хезмәтендә төрле вазифалар башкара.

    Мәдинә апа беренче әсәрен 6 нчы сыйныфта укыганда язып, укытучысына күрсәтә. Бу әсәр сугыш вакытында бер пионерның отряд флагын фашистлардан яшереп алып калуы турында була.Ләкин укытучысы әсәрне бәясез калдыра.Мәдинә апаның беренче каләм тибрәтүе шушы булгандыр дип уйлыйм. Мәктәптә ул алдынгы укучы булу сәбәпле, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда актив катнаша.Сәхнәдән үзе чыгарган шигырьләрне дә укый торган була. 5-6 нчы сыйныфларда ул үзе язган шигырьләр белән бер дәфтәр тутыра.Мәдинә апага бу сәләт аның әнисеннән күчкәндер, чөнки Һәдия әби такмак чыгарырга бик оста була. Авылда яз көне ташу вакытында, күпер киткәч, аръяк  белән биръяк яшьләре, елга аша үртәшеп,такмаклар әйтә торган булганнар. Бу такмакларның күбесен  Һәдия әби чыгарган. Авыл халкы бүген дә аны сагынып искә ала. Габделхак бабай да, Һәдия әби дә әбиемнән ерак түгел,Мортамакның аръяк зыяратында җирләнгәннәр.

    Табигатькә, әйләнә-тирәгә җылы караш "Кар сулары”, "Сары тюльпаннар”,”Көндәшләр”, "Ай сүрелгән чак иде”, "Берәгәйле бәрәңге” хикәяләрендә чагылыш тапкан. Бу хикәяләрендә Мәдинә апа балачак истәлекләре, авыл кешеләренә таныш булганнар, Мортыштамак авылы күренешләрен сурәтли. Гүя якын,таныш кешесенә үз башыннан үткәннәрне сөйли,хәтердә уелып калганнары белән бүлешә.

   Хәзерге вакытта әсәрләрендә Мәдинә Маликова бүгенге көн кешеләрен, проблемаларын күрсәтә.

Просмотров: 1079 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...