Главная » 2011 » Февраль » 16 » Конкурс инша: Салихов Раил, Әлмәт районы, Татарстан, 11нче сыйныф
22:29
Конкурс инша: Салихов Раил, Әлмәт районы, Татарстан, 11нче сыйныф

Бик күп еллар,бик күп юллар үткәч,

Истәлекләр төшә хәтергә.

Хәтер ерактагын якынайта,

Кайтмаслыкны кире кайтара.

Хәтер үлеләрне тере итә...

Эшли ала хәтер барын да!

Мин дә бик еш үткәннәрне карыйм

Хәтер экраным каршында.

                                                                  Энҗе Мөэминова.

   Шагыйрә Энҗе Мөэминова (Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминова) 1924 нче елның 18 маенда Татарстанның Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа, шунда урта мәктәпне тәмамлый.Аның әтисе Әлмәтнең нәселдән килгән оста тимерчесе булгач,аңа гаиләсе белән еш кына авылдан-авылга күченеп йөрергә туры килгән.Әтисе һәм әнисе турындагы хатирәләрне Энҗе апа бик күп шигырьләренең нигез ташы итеп салган. Шул шигырьләрнең  берсен "Әткәм чүкеченең тавышы" диеп атаган.

    Һилалетдин абзый гаиләсе белән 1931 елга кадәр Тымытык авылында яши, аннан кабат Әлмәткә кайталар.

    1941 нче ел. җаннарны тетрәндереп сугыш аваз сала. Тормыш күген кара болыт каплый.17 яшьлек Энҗе Әлмәт урта мәктәбен тәмамлый. Дөньяның асты-өскә килгән чорда, хезмәт юлын мәктәптә балалар укытудан башлый. Әлмәт районы Югары Мактама авылы мәктәбендә, аннан соң Мәмәт һәм Габдрахман авыллары мәктәбендә  балаларга математика фәне укыта.

     1944 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә читтән торып укырга керә. Ләкин 3 нче курста аңа укуын туктатып торырга туры килә. Бары сугыштан соң гына югары белем алуга ирешә.

    1948 нче елдан лаеклы ялга чыкканчы Әлмәт районы Габдрахман авылы мәктәбендә укыта.Шул ук вакытта шигырьләр дә яза. Аның беренче шигырьләре 1957 нче елда көндәлек матбугат битләрендә басылып чыга.1967 нче елда "Ефәк яулык" дигән беренче шигырьләр җыентыгы, аннары "Шигырьләр","Әйтер сүзем бар","Сезнең өчен язам" исемле шигырь җыентыклары да дөнья күрә.

    Энҗе Мөэминова үзе турында болай дип яза:"Мин-авыл кызы. Авылда тудым. Авылда үстем. Бөтен гомерем буе авылда яшәп иҗат итәм. Кайчан да шигырьләр язармын да, дөньяга шигырь китапларым чыгар дигән уй башыма килгәне булмады.

Врач булыр кызым, диде Әткәй.

Бу сүз булды һәрчак исемдә.

Ак халаттан итеп күрә идем

Мин үземне хәтта  төшемдә.

Кулга аттестатым алган көнне,

20 июнь көнендә,

Ак халатлы матур хыялларым

Шау бөредә иде, бөредә.

Ике көннән,тагын ике көннән

Ут уйнады ерак офыкта.

Ак халатлы матур хыялымны?

Канатлары янды шул утта...

    Сугыш минем язмышымны да бөтенләй көтелмәгән юнәлешкә борып җибәрде-фронтка киткән укытучыларымның урыннарын алмаштырып, авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башладым.

      Өлкән классларда укыган елларымда ук, көндәлек дәфтәрләремдә иң яшерен хисләремне шигъри юлларга салып, күңелемә рәхәтлек таба идем.

    Бервакыт (1957 елның көзге бер көнендә) Әлмәттән авылга кайтып килгәндә, минем тел очымда:

                Ишеттем мин тормыш шау-шуында

                 Әткәм чүкеченең тавышын,-

Дигән юллар кабатлана башлады. Һәм мин өйгә кайтып керү белән, кулыма каләм алдым. Бер сулыштан язылган "Әткәм чүкеченең тавышы"дигән бу әсәрем мине яңа дөньяга-шигърият дөньясына алып кереп китте.

    Үзең ана булмыйча,ана хисләрен аңлап бетермәгән кебек, әби булмыйча торып, оныкларның нәрсә икәнен аңлау да читен эш: нәниләр дөньясы-кабатланмый торган гүзәллек ул. Менә шул дөньяда яшәп тә, алар турында язмыйча мөмкинме соң?  "Әниләргә һәм нәниләргә", "Үрдәгем үпкәләде", "Әйдәгез танышыйк"дигән рәсемле китапларым янына тагын башкалары өстәләчәк икәнен күңелем белән тоям әле мин".

      Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1994 елда Энҗе Мөэминовага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

    2009 нчы елның 2 нче мартында вафат була.

                                      Татарстан Республикасы Әлмәт районы Яңа Кәшер            урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Салихов Раил Илгиз улы.

 

Просмотров: 1767 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...