Главная » 2011 » Апрель » 8 » Конкурс-инша: Сафуанова Эльвира, г.Лениногорск
17:15
Конкурс-инша: Сафуанова Эльвира, г.Лениногорск

"Кеше китә - җыры кала”. (Җәмит  Гата улы Рәхимов турында)    Безнең төбәк табигатьнең искиткеч матур почмагында урнашкан. Тәңре үзе безгә шулай гүзәл, камил, бай итеп бүләк иткән туган табигатен көләч йөзле, саф күңелле, сүзгә үткер, эшкә уңган кешеләр бизи. Минем сезгә тәкъдим итә торган кешем, ул профессиональ язучы, публицист һәм тарихчы Җәмит ага Рәхимов турында булыр. Ул да безнең төбәктә туып – үсеп, иҗат иткән кеше. 

   Җәмит Гата улы Рәхимов 1935нче елның 13нче гыйнварендә ТАССРның хәзерге Лениногорск районы Иске Шөгер авылында колхозчы гайләсендә туа. Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, ул 3 елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятияләрендә оператор һәм электромонтер булып эшли..

   Аның очерк характерындагы беренче язмалары көндәлек мәтбугатта 50нче елларда күренә башлый. Ул "кара алтын” табучыларга, туган төбәкнең батыр эшчеләренә, якташларына багышланган дистәләрчә очерклар, хикәяләр, гаҗәп үзенчәлекле "Өлешемә тигән көмешем” кебек повестьларын  яза. Бу әсәре "70нче еллар Корчагиннары” премиясенә лаек була.

   1959нчы елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелә.Җәмит ага шунда күчеп килә һәм 10 ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм промышленность  бүлекләрен җитәкли.

   Җәмит Рәхимов төп эшеннән аерылмыйча Владимир Илья улы Ульянов – Ленини исемендәге Казан Дәүләт Университетының тарих – филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый.

   Дөресе шул: ул нефтьтә кайнап, җил – давылларда өшеп – туңып, буровойның үз эченнән дөньяга карап иҗат итә. КДУда укып чыккан булса да,Җәмит ага Лениногорск нефть техникумын тәмамлый. Ул скважиналарны капиталь  - ремонтлау идарәсендә мастер һәм нефть предприятияләрендә инженер хезмәтендә була. Ул әдәбияткә производстводан килә.

   Шул өлкәдә эшләгәнлеге белән ачысын да  төчесен дә үз күзләре белән күрә. Җәмит ага соңга таба очерк жанрына игътибарын тагын да көчәйтә. Аның "Алтын яткан җирләрдә”, "Кобзе – Тукай кунагы”, "Якташларым”, "Батырлык чакырымнары”  исемле китаплары, газета – журналларда күмәк җыентыкларда басыла. Дистәләгән башка очерклары, шул чорның документаль елъязмалары буларак сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын күз алдына китереп бастыра. Аларда сәнгатьчә сүрәтләү алымнары һәм публиистика чаралары ярдәмендә хезмәт коллективлары һәм производство алдынгыларының аерым җитәкче кадрларның фидакарь эшләре һәм шәхси тормышлары сүрәтләнә.

   Аның "Кыядагы чәчәкләр” повесте, "Батырша” тарихи романы, "Хәзинәләр җирендә”,”Авыллар тарихы” кебек публицистик язмалары яратып укыла.

Һәм гомеренең соңгы елларында да Шөгер һәм Лениногорск төбәге авыллары тарихын язды. Бу аерым китап булып чыкты. Ул "Шөгер ягы – хәзинәләр төбәге” дип атала.

    Җәмит Рәхимовның матур әдәбият һәм публицистика өлкәсендәге хезмәтләре яшь буынга тәрбия бирүдә зур роль уйный. Аның әсәрләре татар халкы тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә зур ярдәм күрсәтәләр,әхлак тәрбиясе бирүдә файдалы кулланма булып торалар.

    Киң эрудицияле тарихчы, әдәбиятчы,телче, галим кеше. Аның иҗат юлы белән хәзерге буын кешеләре дә тирәнтен танышып баралар,фидакарь хезмәтенә сокланалар.

 

Сафуанова Эльвира Растам кызы.

Татарстан г. Лениногорск.

Ул. Кошевого д.27 кв. 41

safronova_elvira@mail.ru

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 2139 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...