Главная » 2011 » Апрель » 7 » Конкурс-инша: Фазлыева Гөлинә, Салавич аваылы, Балтач, Татарстан
06:29
Конкурс-инша: Фазлыева Гөлинә, Салавич аваылы, Балтач, Татарстан

"Һәр эше мәкаль кебек”. Татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе.Хәзерге вакытта җир йөзендә утыздан артык тел исәпләнә. ЮНЕСКО тарафыннан халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе – татар теле. Шуның өчен без туган телебез белән горурланырга хаклы.

         Татар халкының күпчелек өлеше Татарстаннан читтә яши. Милләтне саклап калырга телибез икән, иң элек халкыбызның горурлыгы булган туган телебезне, гореф – гадәтләрне, йолаларны, хезмәт сөючәнлекне, тормыш тәҗрибәсен югалтмый сакларга кирәк.

         Бер милләтнең гасырлар буе тупланып килгән мәдәниятен, тормыш алып бара белү осталыгын, милли үзенчәлекләрне алдагы буыннарга туган телдә генә җиткереп була. Безнең Балтач төбәгендә дә газиз ана телен, туган телен өйрәнүче, аның байлыгын , серләрен, үзенчәлекләрен ачучы галимнәребез байтак.

         Шундый кешеләрнең берсе – бөтен эшчәнлеген туган телнең җирле үзенчәлекләрен халыкның рухи культурасы белән бергә бәйләп өйрәнүче галимә – диалектолог, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Сәет кызы Баязитова.

         Татарстанның Балтач районы Салавыч авылында алты балалы зур гаиләдә әбисе Җәмилә абыстай һәм Сабирҗан бабасы хозурында өлкән кыз булып үскән Флера әнисе Миннебикә кебек укытучы булырга хыяллана.

         Тирән белем алу максаты белән ул 1960 нчы елда Казан Дәүләт Университетының тарих – филология факультетына читтән торып укырга керә, авылда укытучы булып эшли. Ләкин беренче курс имтиханнарын бик яхшы билгеләренә генә тапшырганнан соң аңа университетта укуны Казанда торып дәвам итәргә киңәш бирәләр. Ул икенче курска чын студент буларак килә, тырышып укырга тотына.

         Икенче курсны тәмамлаганда, Флераны Татарстан фәннәр академиясе оештырган диалектологик экспедициягә, ягъни татар халкының тел үзенчәлекләрен, рухи байлыгын өйрәнә торган фәнни экспедициягә алып чыгалар. Шулай итеп, Флера Баязитова зур фәнни һәм практик тәҗрибә туплый.

         Тырыш һәм максатка омтылучан бу студентны 1964 нче елда Татарстан фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә алалар. Менә шуннан башлап ул фәнни эшкә кереп чума. Еракларга сибелгән татар халкының тел үзенчәлекләре һәм гореф – гадәтләре, йолалары, бай һәм кызыклы икәненә Флера Баязитова Мордовия, Удмуртия, Ульяновск, Чувашстан республикалары, Пенза, Саратов, Рязань өлкәләре, Себернең Төмән, Омск, Томск өлкәләренә барып кайткач тагын бер кат инана.

         Гаиләле, ике бала анасы булган хатын – кызга мондый юлларны үтеп, фәнни материаллар туплау ансат бирелмәгәндер. Бәхеткә, Флера ханым укымышлы, намуслы иргә, якташы Марс Салих улы Баязитовка кияүгә чыккан. Каенанасы Асия апа белән каенатасы Салих абзый да аңа зур терәк булганнар, рухландырып, көч биреп торганнар. Чөнки Флера Баязитованың фән өлкәсендәге уңышлары чынлап та соклангыч.

         Ул 1973 нче елда кандидатлык, 1998 нче елда докторлык диссертацияләре язып, аны уңышлы гына яклый, фәнни дәрәҗәләр ала, бик күп фәнни хезмәтләр авторы буларак таныла. Мәсәлән, 1986 нчы елда Мәскәүдәге "Фән” нәшриятында рус телендә "Говоры татар – кряшен в сравнительном освещении” дигән 18 табаклы хезмәте дөнья күрә. Шуннан соң Татарстан китап нәшриятында "Гомернең өч туе. Татар халкының гаилә йолалары”, "Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”,”Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты”, "Әлмәт төбәге татарлары. Рухи мирас: көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор”, "Себер татарлары.Рухи мирас: көнкүреш һәм йола терминологиясе” дигән китаплары басылып чыга. Болардан тыш, ул "Татар теленең диалектологик атласы”, "Татар теленең диалектологик сүзлеге” кебек зур күләмле коллектив хезмәтләрнең автордашы, 180 фәнни һәм фәнни – популяр мәкалә авторы да. Аның "Сөембикә”, "Ялкын”, "Татарстан”, "Мәгариф”, "Казан утлары” журналларында мәкаләләре басылып чыкты, алар халкыбызның , бигрәк тә, читтә яшәгән төбәкләрендәге тел үзенчәлекләрен һәм йолаларын чагылдыруга багышланганнар.

         Рухи мирасыбызның тарих чоңгылына төшеп бара торган катламнарын  өйрәнгән авылдашыбыз Флера Баязитованы без онытмабыз. Без, яшь буынны тәрбияләүдә, туган телне һәм халык тарихын өйрәнүдә бер чыганак һәм таяныч булыр дип уйлыйм.

         Туган телне халыктан, халыкны туган телдән аерып карап булмый. Флера Баязитова кебек эшчәнлек алып бара белү – бик зур бәхет.
Просмотров: 1236 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...