Главная » 2011 » Февраль » 21 » Конкурс инша: Авылым горурлыгы, Азат Хамдеев, Кыр Бихшиге авылы
14:48
Конкурс инша: Авылым горурлыгы, Азат Хамдеев, Кыр Бихшиге авылы

Һәр төбәкнең олуг шәхесләре була. Исән чакта алар биниһая сәләтләре, эш гамәлләре белән чордашларын куандырып, сокландырып яшиләр. Ә инде дөньядан киткәч, сагындыралар, һәрвакыт искә төшеп торалар. Алар белән аралашып яшәгән замандашлары аеруча бәхетле: бергә күргән, бергә кичергән хәл – вакыйгаларны ядкарь итеп, горурланып сөйлиләр.

   Тәфкил Хәмдиев әнә шул онытылмас, телдән төшмәс шәхесләрнең берсе һәм бу язмам аның турында.

   Гомер дигәнең искән җил кебек: баксаң язмабызның герое үлүенә сигез ел чамасы үтеп тә киткән. Әмма шунысы куанычлы: авыл халкы Тәфкил абыйны онытмый, аны юксына.

Тәфкил… Тәфкил абый… Һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, хәрәкәтчән абыйны авыл халкы шулай дип яратып йөртә.Дөрестән дә, аны яратмый мөмкин түгел. Чөнки академик Х.М.Миначев, язучы Ф.Бурнашлар  кебек үк Бикшик  авылын районга гына түгел, ә бөтен Чувашстанга һәм Татарстанга таныткан шәхес!

   Тәфкил Хәлиулла улы Хәмдиев 1942 нче елның 5 маенда гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга аваз сала. Ул җор телле, тапкыр  бала булып үсә. Төрле мәзәкләр сөйләп көлдерә белгәне, матур итеп җырлагангадыр инде, бик яшь булуында карамастан, аны кызлар һәрвакыт аулак өйләргә чакыралар.

   Бикшик җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Тәфкил абый 1956 – 1959 нчы елларда Шыгырданда укуын дәвам итә. Сыйныф җитәкчесе Сираев Зиатдин Минулла улы аларны төрле җәмгыять эшләренә тарта. Бәйрәмнәргә класс белән концертлар, спектакльләр  әзерлиләр, авыл халкы аларның чыгышларын яратып кабул итә. Нәкъ шул чорда Тәфкил абыйның режиссерлык таланты ачыла да инде.

Өлгергәнлек аттестатын кулга алгач, егет үзенең тормышын мәдәнияткә  багышларга уйлый. Әмма дуслары, туганнары һәм укытучылары аны кире  үгетли: акчасы да аз, авторитеты да юк, ирләр эше дә түгел диләр.

 Дәрте ташып торган яшь егет комсомол путевкасы белән Себер якларына эшкә чыгып китә. Монда да тырыш, хезмәт сөючән егетне үз итәләр, яраталар. Әмма Тәфкил абыйга күптәнге хыялы һич тә тынгы бирми һәм ул 1961 елда Алабугага кайтып, мәдәни – агарту училищесына документларын тапшыра. Данлыклы композитор Газиз Сөләйманов музыкаль сәләтен тикшереп карагач, Тәфкил абыйны экзаменнарсыз гына укырга кабул итәләр. Училищеда укыганда, курсташы – булачак атказанган җырчы, Вафирә Гыйззатуллиналар белән бергә спектакльләр, концертлар куеп, тамашачыларны сөендереп йөриләр.

 Практика үтәргә Тәфкил Хәмдиевны Татарстанның Мамадыш районына җибәрәләр. Район җитәкчеләре аны күреп алалар һәм диплом алгач, яшь белгечне үзләренә эшкә чакыралар. Тәфкил абый каршы килми. Аңа районның мәдәният йортын җитәкләргә ышанып тапшыралар. Ул җиң сызганып эшкә керешә һәм кыска гына вакыт эчендә шөһрәт яулап ала: үзэшчәннәрнең Бөтенсоюз смотрында җиңеп, Татарстан культура Министрлыгының дипломына лаек була.

   Дан – шөһрәт бар, эш урыны бар, яшәү шартлары да әйбәт… Әмма Тәфкил абый Тәфкил булмас иде, әгәр булганга шөкер кылып, риза булып яшәсә. Әйе, бар да бар, ләкин туган яклардан еракта. Аңа һәрвакыт бер фикер тынгы бирми: «Әгәр туган авылыма кайтып, театр оештырсам? Булдыра алырмынмы?»

   Нәкъ шул елларда Бишик мәктәбен сигезъеллыкка әйләндерәләр һәм бик күп белгечләр кирәк була. Мәктәп администрациясе Тәфкил Хәмдиевны музыка укытучысы итеп эшкә чакыргач, ул озак уйлап тормый, туган авылына кайтып, педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Мәктәп җанланып, шундый итеп җырлап җибәрә ки, аларны районда гына түгел, республикада  да ишетеп алалар! Ул күп тавышлы хор оештыра һәм бу коллектив кайда гына чыгыш ясамый, нинди генә смотрларда катнашмый!  Һәм шуны да әйтеп үтәргә кирәк: ул 1966 нчы елдан алып 2002 нче елга кадәр районның җыелма хорының алыштыргысыз дирижеры да.

   Мәктәптә эшли башлаган дәвердә үк ул укытучыларны җыеп, авыл клубы каршында драма түгәрәге оештырып җибәрә. «Галиябану», «Беренче театр», «Сулган чәчәкләр», «Диләфрүзгә дүрт кияү»… Барысы үз дәверендә 28 спектакльне сәхнәләштереп, бик күп рольләрне үзе дә уйнап, 37 ел гомер үтеп тә итә. Күпме көч, күпме йокысыз төннәр үткәнен, мөгаен, Тәфкил абый үзе генә белгәндер. Ничек кенә булмасын, ул теләгенә ирешә: 1985 нче елда коллективка халык театры исеме бирелә. Чувашстанда бердәнбер татар халык театры!

   Тәфкил абый иҗади, тынгысыз җан була. Янә бер хыял аңа тынгы бирми: авылдашым Фәтхи Бурнаш әсәрен сәхнәләштерәсе иде! Җиң сыганып, Тәфкил абый «Яшь йөрәкләр» спектакленә тотына. Алда бик күп  авырлыклар: рольләрне дә дөрес итеп бүлергә, милли киемнәр дә тектерергә, декарацияләр дә ясарга. Спектакльдә катнашучылар гына да 25 кеше! 

Максатчан кеше буларак, Тәфкил абый бирешми һәм спектакль тамашачылар хөкеменә куела. Авылдашларына спектакль бик ошый,алар аны көндә карарга әзер. Ә иң куанычлысы – «Яшь йөрәкләр»  3 нче Бөтенсоюз смотрында 3 нче урынны яулап ала һәм театр коллективына лауреат исеме бирелә!

   Тәфкил абый режиссер, укытучы, дирижер гына түгел, ул үзэшчән композитор һәм шагыйрь дә. Аның күп кенә шигырьләре районның «Авангард» газетасында басылып чыга. «Бикшигем», «Укытучыма»  җырларын авыл халкы әле дә яратып башкара.

    Тәфкил абый киң күңелле, кешене тыңлый белүче, бик тыйнак кеше була. Ул бер кайчан да уңышлары белән масаймый. Ә бит ул берничә ел районның «Иң яхшы культура эшчәне» исеменә лаек була, СССР Культура Министрлыгының «За отличную работу» медале белән бүләкләнә, «Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Чувашстан музыкаль җәмгыятенең атказанган эшчәне» дигән мактаулы исемнәре була.

   Ул яшәргә, тормышның ямен күреп калырга  ашыга. Чөнки ул үзенең күп яшәмәячәген белә. Ничәмә еллар бергә эшләп, уйнап – көлеп йөргән авылдашлары аның шулай кинәт кенә тормыштан китеп баруына әле дә ышанып бетә алмыйлар. Ул бит әле яшәргә дә, яшәргә тиеш иде! Күпме тормышка ашмаган хыяллар, уй- максатлары булгандыр! Ни кызганыч, Тәфкил абыйның ике улының берсе дә аның юлыннан китми. Кем белә, бәлки оныклары аның эшен дәвам итәр. Минем бик тә ышанасым килә: якын киләчәктә Бикшик халык театры Тәфкил Хәмдиев исемен йөртер һәм элеккеге еллардагы кебек гөрләп торыр.

 

Просмотров: 2099 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.8/4
Всего комментариев: 1
1 рисунок шикарный  
0
балаларнын ничэнче сыйныфта булуы нигэ юк?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...