Главная » 2011 » Февраль » 21 » Конкурс инша: Эльназ Җамалетдинова , Тукай авылы
21:02
Конкурс инша: Эльназ Җамалетдинова , Тукай авылы


"ТЫНГЫСЫЗ ДӘҮ ӘТИ”

   Мәктәптә без борынгы заман, урта гасыр, СССР, Россия һәм башка тарихларны өйрәнәбез. Әмма үзебезнең төбәк, авылыбыз тарихы бер читтә кала бирә. Әмма бу алай булырга тиеш түгел, чөнки туган йортың, синең әти-әниең, туганнарың, авылдашларың, син белем алган мәктәбең, хөрмәтле укытучыларың, якын дусларың, син уйнап, дөнья рәхәтен һәм бәхетен тоеп, бер кайгысыз үткәргән яшьлегең, барлык шатлыклы һәм кайгылы көннәрне кичергән туган авылың. Менә ни өчен кайда гына яшәмә, кая гына барма - туган авылыңны сагынасың, һәрчак күңелеңдә синең туган авылың була, аны оныта алмыйсың, тик ни кызганыч авылыбызда тарих белән кызыксынучы агайларны-бабайларның исемнәрен искә алырга авырсынам. Шулай да бу өлкәдә күп көч куеп эшләүче берәүне искә алып, яшь буынга әйтми китсәк без гөнаһлы булыр идек. Бу кеше безнең дәү әтиебез Гаязтдин Җамалетдин улы Җамалетдинов. Ул 1938 елда элеккеге Шыгырдан (хәзерге Комсомол) районының Тукай авылында Хөснетдинов Җамалетдин белән Мөнирә гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Соңыннан аларның гаиләсе авылда иң зур гаиләләрнең берсе була, чөнки гаиләдә 12 бала туып, тугызы дөнья нужасын куып яшиләр. Дәү әтиебез белем алуга бик хирыс кеше була. Урта мәктәпне тәмамлагач та колхозда эшләп ала һәм соңыннан Чуваш дәүләт педагогика институтын тәмамлап авыл мәктәбендә физика һәм математика фәннәрен укыта. Ул югары белем алучылардан "кучат" нәселеннән беренче, ә Тукай авылында җиденче кеше була. Филология, тарих фәннәреннән белгеч булмаса да авыл тарихын булдыру аны һәрдаим борчып тора һәм уй-фикерләрен тормышка ашыру йөзеннән ул география һәм тарих укытучысы Җамалетдинова Мөршидә Һидият кызы белән берлектә, булачак кулъязма өчен материал тупларга тотыналар. Бу эштә аларга "Мирас” түгәрәге әгъзалары булышлык күрсәтә. 

    Һәр авылның, һәр каланың үткәне бар. "Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк"-диләр. Безнең туган авылыбызның үткәне нинди. Менә бу сорауга тулы җавап бирергә тырышалар алар.

    Алар үзләре дә, яшьтән үк тарихны яратучы буларак, әти-әниләренең сөйләгәннәрен хәтерләрендә яңарталар. Авылда һәм башка авылларда яшәүче карт-карчыкларның өйләренә барып, алардан авыл тарихына кагылышлы вакыйгаларны сөйләтеп язып алалар һәм Мәскәүдәге борынгы актлар тупланган Үзәк архивтан даими рәвештә материал алалар. Чувашстан, Татарстан республикасы, Батыр, Комсомол районнары архивларында  авылыбыз тарихына кагылышлы шактый материал туплыйлар.

    Алар киләчәк яшь буынга авылыбызның үткән чорын, анда булып узган вакыйгаларны күрсәтеп язалар. Авыл бик борынгы авылларның берсе, аның 400-500 еллык тарихы бар. Шуңа күрә дә алар авылда булып узган вакыйгаларны чагылдырырга омтылалар һәм көндәлек газета-журнал материалларын бер өзлексез укып, авылыбызга кагылышлы материалларны кулланалар.

 Тупланган материалларны кулланып дәү әтием белән дәү әнием  "Авылым минем –Тукай (проза), "Күктә булса тулган ай, җирдә - авылым Тукай” (поэма) һәм башка кулъязма китаплар чыгардылар. Авыл тарихы буенча нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә аның җавабы әзер. Тикмәгә генә аны күбесе "аяклы энциклопедия" дип атамыйдыр.

    Дәү әтиебезнең тагын бер хезмәтен искә алмыйча булмый. Ул республика гәзитәләрен даими укып килүче. Аның тырышлыгы белән Чувашстан мөселманнарының диния нәзарәте тарихы булырдай "Фани дөньяда - гамәл бар, җавап юк, бакый дөньяда- җавап бар, гамәл юк" исемле китабы чыкты. Монда 1990-2006 еллар дәверендә Чувашстан республикасының вакытлы матбугатында Диния нәзарәтенә һәм Чувашстанда дини тормышка  кагылышлы 160 ка якын мәкалә тупланган. Бу китап өчен аңа Диния нәзарәте Рәхмәт хаты тапшыра һәм мөфти Әлбир Крганов үз исеменнән Коръән китабы бүләк итә.

   Чувашстан Президенты тарафыннан игълан ителгән "Мәрхәмәтлелек" елында ул авыл халкына тагын бер мөһим хезмәт башкара. Ул авыл газетасы "Нурлы иман”га нигез салучы. Авыл газетасы 2002 елның сентябрь аенда Чувашстан Президенты Н.Федоров һәм Россиянең Баш мөфтие Тәлгат Таҗетдинның Тукай авылына визитын тасвирлап чыгарыла. Әгәр газета баштагы вакытта бәйрәмнәргә генә чыгарылса, 2007 елның сентябрь аеннан мәхәллә иҗтимагый Киңәшенең газетасы итеп даими рәвештә айга ике мәртәбә чыгарыла. Шунысы кызыклы: газета 500 данә тираж белән чыгарылып, һәр йортка түләүсез таратыла, хәтта газетаның электрон варианты авыл сайтында да бирелеп барыла.

   Бу газета хакында Казан федераль университетының татар журналистика кафедрасы профессоры Илдар Низамов "Мәдәни җомга” газетында бик тәфсилләп югары бәя биреп язып чыга: ”  Бөтен гомер журналистикага бирелеп, кулдан төрледән- төрле бихисап гәзит-журнал үткәнгә, хәзер  инде  нинди генә газета күрсәң дә аптырамаска күнегелгән. Шулай да күптән түгел янә  бер гәзит тупламасына   юлыктым да, бөтен эшне ташлап, шуларга "төртелдем”.  "Нурлы иман”   дип атала, "чын” гәзитнең дүрттән бере мәйданындагы ике генә биттән гыйбарәт гәзит. "Тукай авыл мәхәлләсенең җәмәгать Советы газетасы”, диелгән. Ягъни бу Чувашстанның Комсомол районы Тукай авылы гәзите икән. 2007 елдан айга ике тапкыр чыга башлаган. Кулымда соңгы алты саны.

   Танырга мәҗбүрбез, бүген башыннан азагынача укылган гәзит бик сирәктер – бер-берсен, радио, телевидениене кабатлыйлар; күбесен күз йөртеп кенә чыгасың. Яңа гәзит "уенчык” кына, экзотика гына түгелме дигән шик тә тумый калмады: андыйларга да юлыгып торабыз ич – җемелдәп алалар да югалалар. Шөкер, юраганыбыз юш килмәде – һәр "бөртеге” кызыксыну тудырды, рәхәтләнеп укып чыктым. Бу гәзитне гамәлгә куючы – мәхәлләнең җәмәгать Киңәше. Гаязтдин Җамалетдинов гәзиткә дигән материалларны, актив хәбәрчеләре белән бергәләп, үзе туплый, төзәтә-редакцияли, үзе ук компьютерда җыя, битләргә сала, бизи, үзе үк бастырып тарата да. Димәк редактор. Бүгенге гәзит редакторлары да берүзе ул кадәр иҗади эшне башкара алмый. Элек мондый фидакарь иҗатчыларны мөхәррир дип атаганнар. Гаяз әфәнде эшләре белән дә, тыйнаклыгы ягыннан да күпләргә үрнәк була алырлык. Ул, укытучы-мөгалим дә, җәмәгать эшлеклесе дә, менә дигән мөхәррир дә”.

Белгеч биргән бу бәяләмәдән дә зуррак бәяләмә юк инде.

Гаязетдин Җамалетдин улы эшләгән чорда Тукай төп мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм быел унөченче  чыгарылышын ясый. Урта мәктәпне   тәмамлаучыларның   75%ы төрле   югары   һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында белем ала һәм күбесе инде үз белгечлекләре буенча эшли.

Гаязтдин Җамалетдин улы 1980 еллар ахырында үзлегеннән гарәп графикасын өйрәнүгә алына һәм озак та үтми ул аның яшерен серләренә тиз төшенә һәм үзендә генә калдырмыйча балаларга да җиткерергә була. Үзе җитәкләгән сыйныф балалары белән түгәрәк оештырып аларга да бу могҗизалы билгеләрнең серен төшендерә. Уку елы ахырына балалар гарәп хәрефләрен үзләштереп гарәпчә язылган китапларны укырлык булалар. 1995 елның март аенда Төркиядән килгән мөгалим Конья шәһәре мөфтие Юсыф Аҗар да аларның белеменнән кәнагать була һәм үзе белән алып килгән уку әсбапларын дәү әтиебезгә бүләк итеп калдыра. Әле 1992 елда мөфти Тәлгат Таҗетдин Тукай авылына килгәч түгәрәктә белем алучы балаларның Ислам дине буенча белемнәрен тикшереп карый һәм ул аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр һәм түгәрәк җитәкчесе Гаязтдин дәү әтиебезгз Коръән китабы бүләк итә

    Дәү әтиебез Чувашстан республикасы татарларының "Вакыт” газетасының да якын дусты һәм ул анда көн үзәгендә торган төрле вакыйгаларны газета укучыларга җиткерергә тырыша. Халкыбызның язмышына, аның уңышларына битараф булмаган затны Бөтендөнья татар конгресы җитәкчелеге дә күрә һәм аңа идәрәнең Рәхмәт хаты тапшырыла.

   Дәү әтиебезнең хезмәте белән Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе дә һәр даим кызыксынып тора һәм аның хезмәтенә бәя бирәләр. 2010 елда аның халкыбыз өчен эшләгән хезмәтләрен исәпкә алып чираттагы "Шыгырдан укулары” вакытында аңа  "Авыл пәрвары” номинациясендә Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләк тапшырылды. 

    Аның эшләгән эшләрен саный башласаң бер-ике бит кәгазь генә дә җитмәс иде. Дәү әтиебез белән "Яңа гасыр” телевидениесе дә кызыксынып тора. "Яңа гасыр” хезмәткәрләре аның катнашы белән берничә тапшыру хәзерләделәр һәм телевидениедән күрсәттеләр.

     Гаязетдин Җамалетдин улының эшләрен чагылдырылган мәкаләләр "Ватаным Татарстан”, "Безнең гәҗит”, "Мәдәни җомга”, "Ислам-инфо” газеталары битләрендә урын алдылар.Моннан кала "Азатлык” радиосы корреспонденты аның эшләгән эшләрен күреп аның хакында  "Тукайлы насыйрилар дәвамчысы” дип атады.

    "Яңа гасыр” телетапшырулар программасы журналистлары безнең якларда булганда аның белән очрашмый китмиләр. Аның катнашында "Авылым минем...”, "Нәсыйхәт” һәм башка тапшырулар  уздылар.

     Интернет челтәрендә Тукай авыл сайтын ачып карасак, анда авыл хакында булган барлык белешмә материаллар да аның тырышлыгы белән булдырылган.

 

Ул мәктәптә эшләү чорында Комсомол район мәгариф бүлегенең, мәгариф министрлыгының, Комсомол район  һәм Чувашстан Өлкә партия комитетының (КПСС члены булмаса да), ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул "РФ мәгариф министрлыгының мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнә һәм "Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Менә шундый кеше инде ул безнең дәү әтиебез.

  Авылыбызның тарихи язмышына битараф булмаган, һәрчак мөмкинлеге булган саен вакытлы матбугат аша аларны халыкка җиткерергә тырыша. . Аның искиткеч бай күңел дәрьясына, һәр эштәге төгәллегенә, энергиясе ташып торган тынгысыз җанына хәйран каласың!

    Укытучыга хас сыйфат инде ул,

    Югарыда күрсәтелгән һәм башка кулъязма китаплары белән ул туган як тарихын үзе өчен генә мәңгеләштереп, аны килер буыннарга бүләк-хатирә итеп тапшыра. Үтәр еллар, килер яшь буыннар һәм алар аның язмалары аркылы туган авылның үткәнен күз алдына китерерләр һәм әби-бабайлар  үрнәгендә үзләрен патриотик рухта тәрбияләргә көч табарлар.

   Тарих ул әкият түгел. Аны өйрәнергә, үткәннәрдән нәтиҗә ясарга, киләчәктә ялгышлыкларны кабатламаска, уңай якларын тормышта куллана белергә кирәк.

 

 

                                                             

Просмотров: 867 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 милләт патриоты  
0
Чувашстан мишәрләренең эшләгән эшләре, батырлыклары хакында язу бәйгеләре күбрәк уздырыгыз әле. Бу бәйгедә тарихчылар да, филологлар да катнашып киләчәк буынга зур тапихи байлык калдырырлар иде. Мондый шәхесләр булу безне шатландыра. Ил күләм атаклы булмаса да тебәк өчен нәрсәдер эшли бит. НКАТ Чувашии дерес эш алып бара.

1 12345  
0
Яхшы язма. Шундыйларны күбрәк язарга кирәк. Андый кешеләр хәр авылда бар инде ул. Фәрит абый, моны дәвам ит инде

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...